+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2021, 16:05

Басуларда эш тынмый

Кырмыскалы игенчеләре шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз алу, уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль.

Басуларда эш тынмый
Басуларда эш тынмый

Кырмыскалы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39772 гектар мәйданны биләгән бөртекле культураларны тулысынча җыеп алды. Уртача гектар уңдырышлылыгы 25,2 центнер тәшкил итте. Бу, әлбәттә, узган елгы күрсәткечләрдән түбәнрәк. Аномаль һава шартлары үзенекен итте...

Әле авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәре көнбагыш һәм кукуруз басуларына чыкты. 2 мең гектардан артык көнбагыш җыеп алынган да инде. 4 мең тоннадан артыгы суктырылган. Уңдырышлылык гектардан 18 центнер тәшкил итә. Кукуруз исә 731 гектар мәйданда җыелган. Уртача гектар уңышы - 42 центнер.

"Урожай" җәмгыятенең Кырмыскалы филиалы 2нче бригадасында силосның соңгы тонналарын салалар. Район буенча барлыгы 24 мең тонна силос салу планлаштырыла. Бүгенге көнгә 24200 тонна салынган да инде, бу 101 процент тәшкил итә.

Шул көннәрдә мал азыгы хәзерләү дә тәмамланачак. Моннан тыш, районда уҗым культураларын чәчү бара. Планлаштырылган 16 мең гектарның әле 12 меңнән артыгы чәчелгән, бу планның 76 проценты дигән сүз.
Бу көннәрдә районда шикәр чөгендеренә дә төштеләр. Татлы тамыр "Үзәк" МТСының Кырмыскалы филиалында гына үстерелә. Биредә бу культура 466 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә 30 гектардан 1050 тонна татлы тамыр чыгарылган. Уңдырышлылык гектарыннан 350 центнер тәшкил итә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: