+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь 2021, 20:25

Авыл халкына җитди ярдәм булачак

Башкортстан — авыл эшкуарлыгын үстерү өчен федераль дотацияләр җәлеп итү буенча илдә икенче урында.

Авыл халкына җитди ярдәм булачак
Авыл халкына җитди ярдәм булачак
Агымдагы елда Башкортстан фермерларга ярдәм күрсәтү һәм авыл кооперациясен үстерүгә федераль бюджеттан 1,4 миллиард сум акча алган. Финанслау күләме буенча бу - илдә икенче күрсәткеч. Бу хакта вице-премьер, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.


– Хуҗалык итүнең кече формалары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруда зур роль уйный, - дип ассызыклады Илшат Фазрахманов. — Тугыз ел эчендә бу юнәлештә фермерлар өлеше 2,5 тапкыр артты: 2012 елдагы 5,8 проценттан 2020 елда 14 процентка кадәр, һәм 27,1 миллиард сумга җитте. Республика агросәнәгать комплексының социаль-икътисади үсеш стратегиясе нигезендә, 2030 елга авыл хуҗалыгы тулай продукциясендә фермерлык өлеше 20 процентка җитәргә тиеш.


“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын, компетенцияләр үзәкләрен үстерү дәвам итә, шулай ук “Агростартап” программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге өч юнәлеш буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы 237 миллион сум тәшкил итә.


Мәсәлән, “Агростартап” конкурсы кысаларында 3 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр грантларны мөгезле эре терлек үрчетүгә җибәрергә мөмкин. 2021 елда бу максатларга 154 миллион сум каралган.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, шулай ук кооператив әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуга чыгымнарның 50 процентына кадәр компенсацияне күздә тота. Планда — кулланучылар кооперациясенә 1 500 яңа катнашучыны җәлеп итү.


Моннан тыш, грант рәвешендә гаилә фермалары да 30 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәмен ала, алар ягыннан финанслау 40 процент тәшкил итә.
2021 елда Баймак, Әлшәй, Миякә, Әбҗәлил һәм Гафури районнары аграрийлары заявка бирү буенча аеруча активлык күрсәтте.


– 2022 елда без агротуризм өлкәсендә яңа ярдәм юнәлешен эшләтеп җибәрәбез, — дип өстәде Илшат Фазрахманов. — Киләсе елга планлаштырылган финанслау күләме — 5 миллион сум, алга таба 2024 елга кадәр – ел саен 25әр миллион сум.


Башкортстан Башлыгы ноябрь аенда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында аграр проектларны федераль финанслауда катнашу өчен 2022 елның заявка кампаниясенә әзерлекне тәмамларга кушты.


– Сез бик нәтиҗәле программаларны атадыгыз, бу безнең авыл халкы өчен җитди ярдәм, – диде Радий Хәбиров.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: