+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь 2021, 15:05

Республикада сөт эшкәртү артачак

Удмуртиянең сөт продукциясен сату һәм җитештерү буенча әйдәүче «Ува-Молоко» предприятиесе Дүртөйле һәм Чакмагыш сөт комбинатларында сөт эшкәртүне башларга мөмкин.

Республикада сөт эшкәртү артачак
Республикада сөт эшкәртү артачак

Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда вице-премьер, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

«Молочная семья" компанияләр төркеменең «Ува-Молоко" предприятиесе сөт эшкәртү күләме буенча Русиянең иң яхшы сөт заводлары исемлегенә керә.

Исегезгә төшерәбез, «Край Курая» һәм «Честное коровье» брендлары астында продукция җитештерүче ике сөт заводы эшкуар Александр Никитинның «Башмилк» төркеменә карый иде, ул банкрот дип игълан ителде. Предприятиеләр 2019 елдан бирле эшләми.

“Әгәр барысы да әйбәт булса һәм бернинди каршылыклар да булмаса, Дүртөйле сөт комбинатын ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрәбез һәм киләсе елның беренче кварталында Чакмагыш сөт заводын эшләтеп җибәрүне көтәбез", — дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Фото: Азат Гыйззәтуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: