Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2021, 10:48

Кайсы районнарда көнбагыш уңган?

Урып-җыю эшләре тиздән тәмамланачак.

Кайсы районнарда көнбагыш уңган?
Кайсы районнарда көнбагыш уңган?

Республикада төп майлы культура - көнбагышны җыю акрынлап «экватор»га якынлаша. 22 сентябрьгә бу культураны үстергән хуҗалыклар 104 мең гектар мәйданда суктырды. Республикада көнбагыш 254 мең гектар мәйданны алып торуын исәпкә алганда, эшләр 40 процентка башкарылган.

Көнбагышның тулай җыемы бүгенгә 128 мең тоннадан артып киткән, ә уртача уңыш гектарыннан 12,4 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта, әйтик, Дүртөйледә гектарыннан 25 центнер уңыш алалар.

Көнбагыштан тыш, республикада башка майлы культураларны да җыялар. Җитен, соя, горчица, рапс кебек культураларны урып-җыю ахырына якынлаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда барлык майлы культуралар 355 мең гектар мәйданны били, шуларның яртысы бүген чабып алынган һәм суктырылган.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл хуҗалыгының техник базасын ныгыту максатын да куйган иде. Әлеге башлангыч быел да урып-җыю эшләрен вакытында тәмамларга мөмкинлек бирә.

Фото: pronedra.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: