+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2021, 09:50

Бигәнәй киләчәген алар хәстәрли!

“Тиктормас” Арслановлар һәр көнне.нәтиҗәле итәргә тырышаҺәр авылны аның уңган, тырыш кешеләре бизи. Борай районының Бигәнәй авылында да бик күп андый гаиләләр. Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылларында йорт төзеп, шунда балалар үстереп, бүген дә авыл яшәсен өчен барлык тырышлыкларын салып яшәүче Гөлнара һәм Илшат Арслановлар гаиләсе — нәкъ шундыйлардан.

Бигәнәй киләчәген алар хәстәрли!
Бигәнәй киләчәген алар хәстәрли!
Гаилә башлыгы Илшат — берничә ел авыл Советы депутаты булып сайланган шәхес, авылны саклап калу, аның элекке данын югалтмау өчен җан атып йөрүче. Замана җилләренә бирешеп, бүген байтак өйләре буш булса да, авыл бетмәсен иде дип, аның киләчәге өчен борчылып, җитешсезлекләргә көенеп, аларны киметергә тырышып яшәүчеләрнең берсе ул.
Шушы авылда туып, аның чишмә суларын эчеп үскән Илшатны язмыш туган авылы өчен яраткан, күрәсең. Күпбалалы гаиләдә бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп үскән егет ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан бирле авылда яши. Башта колхозда тракторчы булып эшли, хәзер исә төрле программаларга кушылып, авыл юлларын төзекләндерүдә, зират коймаларын яңартуда беренче булып, халыкны туплап, барлык эшнең үзәгендә кайный.
Бер-берсен күптән белгән, бер мәктәпкә укырга йөргән авылдашы Гөлнара белән чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә кора алар. Өч уллары: Алмаз, игезәкләр Айдар белән Артурга гомер бүләк итеп, белем һәм тәрбия биреп үстерә матур пар. Уллары да, үзләренә охшап, бик уңган, тырыш, эштән курыкмый торганнар кавеменнән. Вахта ысулы белән эшләп йөриләр, һәрвакыт әти-әниләренә булышып торалар. Өлкән уллары Алмаз өйләнгән, тормыш юлдашы Альбина белән, күп яшьләргә үрнәк күрсәтеп, гөрләтеп дөнья көтәләр.
Арслановлар тик тора белми торганнардан. Зур итеп каралты-кура булдырып, үзләренең пай җирләрендә печән хәзерләп, күпләп мал, кош-корт асрап, үз көчләре белән булдырган бәрәкәткә шөкер итеп, һәр көннән тәм табып яшиләр.
– Малайларсыз булмый, ярый әле алар бар булышырга. Бервакыт көтүдән кайткан сарыкларның исәбен төгәл белмәгәч, ирем белән армиядә хезмәт итүче улыбызга шалтыраттык, – дип, көлеп искә алды Гөлнара апа.
Арслановлар — авылга кот, ямь биреп яшәүче гаилә. Өйләре, ишегаллары, гомумән, барлык дөньялары сокланырлык. Ихатада Гөлнара ханымның тырыш куллары белән утыртылган чәчәкләр хуш исләр таратып утыра, аларның ниндие генә юк!
“Тырышкан – ташка кадак каккан”, дигән халык әйтеме Арслановлар гаиләсенә төбәп әйтелгән сыман. Андый уңган кешеләр булганда авылларыбыз сүнмәс, яшәр!

Ләйсән Галләмова.
Борай районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: