+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 октябрь 2021, 11:28

Авылларны үстерү итү дәвам итәчәк

Моның өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла.

Авылларны үстерү итү дәвам итәчәк
Авылларны үстерү итү дәвам итәчәк

Башкортстан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Хөкүмәтенең әлеге программаны тормышка ашыру барышын тикшерүгә кагылышлы утырышы барышында хәбәр итте.

Премьер-министр Андрей Назаров “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасының агымдагы елдан бирле гамәлгә ашырылуын искәртте.

- Аның төп максаты - авыл халкын саклап калу һәм авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Без шулай ук төбәк дәрәҗәсендә авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итү программасын да кабул иттек, - диде Андрей Назаров, шулай ук аның чараларын төп башкаручылар булып республика Авыл хуҗалыгы һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары булуын билгеләп үтте.

Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, 2021-23 елларга финанслау күләме 5,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуларның 3,5 миллиард сумы - федераль ярдәм, 1,7 миллиард сумы - республиканыкы. Төп юнәлешләр - торак, социаль объектлар, юллар төзү, территорияләрне төзекләндерү.

- 2020 ел йомгаклары буенча 385 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алды, 69 гаиләгә наем шарты белән бирелә торган йортлар төзелде. 19 районда 54 территория төзекләндерелгән, дүрт районда 14,2 километр юл төзелгән, җиде торак пунктта 33 километр газүткәргеч линиясе салынган, 7 торак пунктта 18 километр суүткәргеч төзелгән. Шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектлары буенча 18 объект файдалануга тапшырылган һәм компактлы төзелешнең бер проекты кертелгән, - дип хәбәр итте вице-премьер.

Эш 2021 елда да актив дәвам итә. Агымдагы елда финанслау күләме 1,5 миллиард сумнан артык булган 80 объект төзү күздә тотыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: