+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 октябрь 2021, 16:40

Башкортстан делегациясе Русия агросәнәгать комплексы атналыгында катнаша

Делегация составында 35 кеше.

Башкортстан делегациясе Русия агросәнәгать комплексы атналыгында катнаша
Башкортстан делегациясе Русия агросәнәгать комплексы атналыгында катнаша

Делегация составында 35 кеше. Мәскәү өлкәсендә «Патриот» паркында Русиядә агросәнәгать комплексы өлкәсендәге иң зур чара старт алды. Аның кысаларында 23нче «Алтын көз - 2021» Русия агросәнәгать күргәзмәсе уза. Анда илдәге иң эре авыл хуҗалыгы казанышлары күрсәтеләчәк. Күргәзмәне ачу тантанасы 6 октябрьгә планлаштырылган.

Форум чараларында Башкортстан Республикасы делегациясе актив катнаша, аның составында республика Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль районнар хакимиятләре, оешмалар һәм агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар. Форумның беренче көнендә берничә "түгәрәк өстәл" һәм панель дискуссияләр узачак, аларда тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү, агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме, органик продукция җитештерүне үстерү, санлы трансформация һәм башка темалар буенча фикер алышу булачак. Башкортстан делегациясе әгъзалары форумның эшлекле программасында актив катнашачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: