-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 11:40

Башкортстанга кош гриппы үтеп керде

Бу 5 мең казны хәзер нишләтерләр икән...

Башкортстанга кош гриппы үтеп керде
Башкортстанга кош гриппы үтеп керде
Республика территориясендә беренче тапкыр кош гриппы теркәлде.

Бу хакта 5 октябрьдә ветеринария идарәсе хәбәр итте.

- Башлангыч мәгълүматларга караганда, Туймазы районының Бишкурай авылындагы "Алтын каз" хуҗалыгы казлары күл янында йөргән. Бәлки, сулыкта күчмә кошларның өйдәгеләре белән контакты булгандыр, – диделәр ведомствода.

Хәзер бу очрак буенча эпизоотологик тикшерү үткәрелә. Кош гриппы шикләнгән фермер хуҗалыгында биш меңнән артык каз асрала.

Ветеринария хезмәте кош-корт хуҗаларын өй кошларын ябарга һәм аларны сулыкларга чыгармаска, билгесез җитештерүчеләрдән азык сатып алмаска, шулай ук чалуга әзер кошны чсалырга чакыра.

Соңгы айда кош гриппының җиде очрагы - Чиләбе, бишесе – Ырынбур, икесе – Самара һәм Төмән һәм берсе Саратов өлкәләрендә теркәлгән.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: