+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 11:41

Экспортка бәйле хәл ничек?

Русиянең аграр экспорты быел узган елгы дәрәҗәдән байтакка артыграк булыр, дип фаразлана. Илебездән авыл хуҗалыгы продукциясен һәм чималны иң күп сатып алучы ил — Төркия.

Төркия белән Русиянең сәүдә хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый. Ел башыннан алар безнең илдән 2,5 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы товарлары сатып алды.
Экспорт күләме буенча Төркиядән соң икенче урында — Евросоюз илләре. Гыйнвар-август айларында алар Русиядән 2,3 миллиард долларлык продукция сатып алган. Әйтергә кирәк, альянсның бу юнәлештәге хезмәттәшлеге ел дәвамында 31 процентка үскән. Кытайның импорт күләме, киресенчә, кимегән һәм ул узган елдагыдан 6 процентка азрак.
Гомумән алганда, Русиянең сентябрь башына аграр экспорт күләме 19 миллиард доллардан арткан, бу узган елдагыдан 18 процентка күбрәк.
Русия экспортында иң зур өлешне ашлык алып тора: ел башыннан ул 5,5 миллиард доллар чамасы керем керткән, поставкалау дәрәҗәсе 16 процентка үскән. Май-жир продукциясе, шулай ук, 40 процентка артып, 4,3 миллиард долларга якын акча китергән. Чит илләргә ит һәм сөт сату узган елдагыдан — 25, балык һәм диңгез продуктлары 7 процентка үскән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: