-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 11:34

Эшкә... сарыклар кабул ителә

Ирландиянең Корк графлыгы чиновниклары “эшкә” сарык көтүен кабул иткән. Аларны Кроссхевен авылындагы Изге Матвей зиратына “эшкә урнаштырганнар”.

Эшкә... сарыклар кабул ителә
Эшкә... сарыклар кабул ителә
Эшкә кабул ителгән сарыкларның бурычлары бик җаваплы һәм мөһим: көтү, биредәге үсемлек-үләннәрне уртлап, җир өстен чистарта икән. Мондый “экологик өмә”дән соң зиратта кайчандыр үлән басып югалган тарихи такта-белешмәләр, яңа каберлекләр җиңел табыла. Бу исә галимнәргә тарихи эзләнүләр алып баруны җиңелләштерә. Шунысына да басым ясала: эзләнүчеләрдән аермалы буларак, сарыклар “эш” барышында биредә сакланган борынгы кабер ташларына һич тә зыян салмыйча, аларның тирә-ягында үскән үләнне саклык белән генә ашый икән.
Волонтерларның сүзләренә караганда, сарыкларның тырышлыгы белән 1872 елның 7 октябрендә үлгән ике яшьлек кызның кабере табылган. Тарихчылар әлеге мәрхүмә баланың туганнарын да эзләп табып, ачыш турында хәбәр иткән.
Корк графлыгы департаментында билгеләнүенчә, сарыклар үз вазыйфаларын бик төгәл башкара һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, зиратта моңа кадәр билгесез булган бик борынгы кабер ташлары табылган. Өстәвенә, аларга хезмәт хакы түлисе дә, тукландыру мәсьәләләрен дә хәл итәсе юк.
Сарыкларны гадәти булмаган әлеге эшкә җәлеп итү тәкъдимен бу илнең сәясәтчесе Орди Бакли кертә. Ул мондый фикергә кәҗәләрнең урындагы паркларны ничек итеп чистартканын күргәч килгән. Әйткәндәй, АКШта да мондый тәртип бар. Быел җәй, мәсәлән, Нью-Йорктагы Риверсайд паркына “эшкә” 20 баш кәҗәне берләштерүче “бригада” кабул ителгән.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: