+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 19:12

Җир мәсьәләсе буенча сораулар яңгырады

Мондый консультацияләр тагын да булачак.

Җир мәсьәләсе буенча сораулар яңгырады
Җир мәсьәләсе буенча сораулар яңгырады

5 октябрьдә Росреестрның Башкортстан буенча идарәсенең дәүләт регистраторлары эшкуарлар һәм гражданнар өчен күпфункцияле үзәк офисларында консультацияләр көне үткәрде.

Чара барышында 50дән артык граждан, шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр, күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары консультация сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр биргән төп сораулар гаражларны гадиләштерелгән тәртиптә законлаштыруга, җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектларына хокукларны һәм кадастр бәясен теркәүгә, күчемсез милек реестрыннан өземтә алуга кагыла.

- Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашуга һәрвакыт әзер. Һәр айның беренче сишәмбесендә республиканың 14 муниципаль берәмлегендә МФЦ мәйданчыкларында Росреестр идарәсе белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә гражданнарга һәм эшкуарларга консультацияләр бирәчәк. Моннан тыш, һәр көнне оператив һәм дистанцион рәвештә колл-үзәк аша белгечләр консультациясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-100-34-34, сайтта Идарәнең бушлай онлайн-консультантына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук Росреестр порталында “Тормыш хәлләре” сервисыннан файдаланырга мөмкин, - дип сөйләде Башкортстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Алдагы чара 2 ноябрьгә Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Учалы, Күмертау, Дәүләкән, Стәрлетамак, Ишембай, Уфа шәһәрләрендә узачак.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: