+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 11:44

Төнлә урлашырга ярамый

Франциянең Вогеза департаментында урындагы табигый паркта чираттагы рейд барышында хокук саклаучылар төнлә кара җиләк (черника) җыйган өч ирне эләктерә.

Төнлә урлашырга ярамый
Төнлә урлашырга ярамый

Бу илнең законнары буенча, бер кешегә 10ар килограммнан да артыграк кара җиләк җыярга ярамый. Алай гына да түгел, күпме күләм булуына карамастан, Франция кануннары буенча, гомумән, төнлә җиләк җыю тыела. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, кеше бер уч җиләк җыеп та, әгәр бу хәлнең төнлә булуы дәлилләнсә, аның ким дигәндә зур штрафка тарттырылуы ихтимал. Төрмәгә хөкем ителүчеләр дә бар, дип хәбәр итә Le Figaro басмасы.
Табигый паркта тәртип саклаучылар кулына эләккән “бәхетсез” французлар җыйган кара җиләкнең авырлыгы 96 килограммга җиткән. Хәзер аларны законда билгеләнгән күләмнән артыграк җыйган җиләкләре һәм кырын эшне төнлә башкарганнары өчен 45 мең евро күләмендә штраф яисә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтә. Менә бит нәфес кешене нишләтә! Ичмасам, төнлә урлашмасыннар иде...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: