+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2021, 11:47

Вакцина үләтне җиңә. Ковидны да җиңәр!

Тугыз елдан соң дөньяда күшәүче вак терлекләрдә очрый торган үләт (чума) авыруы тулысынча бетәчәк. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы шундый фараз белдерде.

Әлеге оешма эскпертлары фикеренчә, бу юнәлештәге уңай нәтиҗәләр 2015 елдан ук күзәтелә. Шушы вакыт эчендә үләт белән чирләгән терлекләр саны планетада 3,5 меңнән 1,2 меңгә кимегән. Оешма белгечләре фикеренчә, мондый тенденция якын елларда хайваннарда очрый торган әлеге йогышлы авыруны тулысынча җиңеп чыгарга ышаныч бирә.
Мондый кыю фикерне белдерү өчен нигез дә бар. Соңгы елларда бу мәсьәлә катлаулы торган илләрдә терлекләрне вакциналау уңышлы башкарылды. Әлеге акция дөньяның илледән артык илен колачлады. Аеруча Азия һәм Африка илләрендә хәл катлаулы иде. Шуларның уникесендә, мәсәлән, 2015-18 елларда йогышлы авыруга каршы 300 миллион баш кәҗә һәм сарыкка прививка эшләнгән.
Халыкара тикшеренү оешмалары белешмәләренә караганда, узган елда әлеге чирдән дөньяның 58 иленең һәм Намибиянең бер районының тулысынча азат булуы ачыкланды. Узган елда әлеге исемлеккә, шулай ук, Русия дә өстәлде.
Рәсми мәгълүматлар буенча, фәкать вак терлекләрдәге үләт чире аркасында дөнья икътисады ел саен 1,2 миллиард доллар югалта.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: