-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2021, 16:33

"Алтын көз-2021" күргәзмәсендә - Башкортстан казанышлары

Русия күләмендә үткән чарада илнең төрле почмакларындагы аграрийлар катнашты.

"Алтын көз-2021" күргәзмәсендә - Башкортстан казанышлары
"Алтын көз-2021" күргәзмәсендә - Башкортстан казанышлары

5 октябрьдә Мәскәүдә «Башкортстан продукты» проекты дипломантлары «Алтын көз - 2021» 23нче Русия агросәнәгать күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итте, ул илдә иң эре авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе булып тора.

- Республика предприятиеләренең Русия чарасында катнашуы аларның югары мөмкинлекләрен генә күрсәтеп калмый, потенциаль кулланучылар арасында Башкортстан җитештерүчеләренең танылуын да арттыра, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

«Алтын көз - 2021» Русия агросәнәгать күргәзмәсе - илнең агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөһим вакыйга. Монда авыл хуҗалыгы техникасын эшләүдә, терлекчелекне үстерүдә, органик продукция җитештерүдә төп тенденцияләр һәм казанышлар белән танышырга була. Чара эшлекле программага бай, анда тармакның актуаль юнәлешләре турында фикер алышалар. Быел көн тәртибендә: кадрлар белән тәэмин итү, дәүләт ярдәме, сан[hide][/hide]лы трансформация.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: