+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2021, 07:55

Башкортстан делегациясе - "Алтын көз"дә

6 октябрьдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә елның иң күләмле вакыйгасын ачу тантанасы булды.  

Башкортстан делегациясе - "Алтын көз"дә
Башкортстан делегациясе - "Алтын көз"дә

«Алтын көз - 2021» Русия аграр күргәзмәсендә Башкортстан Республикасы да тәкъдим ителде.

Форумны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко һәм  авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ачтылар. Чарада катнашучыларны шулай ук Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин сәламләде.


Премьер-министр үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, «Алтын көз» күргәзмәсе - авыл хуҗалыгында башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Виктория Абрамченко үз чыгышында авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү буенча эшнең мөһимлеген ассызыклады.

Күргәзмәне тантаналы ачу кысаларында Хөкүмәт Рәисе урынбасары шулай ук тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, Русиядә тармакның технологик үсеш дәрәҗәсе. - дөньяда иң югары күрсәткечләрнең берсе, моны, аерым алганда, «Алтын көз» күргәзмәсе күрсәтә. Бу соңгы еллар дәвамында, һава шартлары һәм пандемиягә карамастан, агросәнәгать комплексы үсешенең тотрыклы темпларын күрсәтергә ярдәм итә.

Форум чараларында Башкортстан Республикасы делегациясен вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкли. Делегация составында Хөкүмәт, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль районнар хакимиятләре, төбәк оешмалары һәм агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре, барлыгы 35 кеше катнаша.

Башкортстанның коллектив стендын республиканың иң яхшы азык-төлек брендлары җитештерүчеләре тәкъдим итте.

Илшат Фазрахманов стенд кунакларына төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең төп күрсәткечләре турында сөйләде.

- "Алтын көз - 2021" Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстанның агросәнәгать комплексы экспозициясе 150 квадрат метр мәйданда урнашкан, - дип билгеләп үтте ул. - Төп максат-төбәкнең инвестицион потенциалын күрсәтү. Без республикада инвесторлар өчен иң уңайлы шартлар булдырылган дип саныйбыз, чөнки барлык төбәкләрнең тәҗрибәсен берләштердек.

Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: