+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2021, 16:35

Күргәзмә кысаларында эшлекле очрашулар узды

Алар агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендә хезмәттәшлек итүгә кагыла.

Күргәзмә кысаларында эшлекле очрашулар узды
Күргәзмә кысаларында эшлекле очрашулар узды

6 октябрьдә “Алтын-көз - 2021” 23нче Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырды, алар барышында агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде.

Башкортстан стендында Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы министры Иван Крупко белән очрашу узды. Илшат Фазрахманов Башкортстанның авыл хуҗалыгы турында сөйләде һәм югары кунак белән хезмәттәшлек ысулларын билгеләде.

Шулай ук республиканың аграр тармагы башлыгы Петербург трактор заводы директоры Сергей Серебряков һәм агросәнәгать комплексын санлаштыру буенча комплекслы карарлар тәкъдим итүче ЭР-Телеком вәкилләре белән очрашты.

Бүген, 7 октябрьдә, форум үз эшен дәвам итә. Эшлекле программа планлаштырылган, анда Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнашачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: