+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2021, 13:20

Республика көнен көтеп алам!

Благовар районында Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Республика көнен көтеп алам!
Республика көнен көтеп алам!

Языково авылының Үзәк базар мәйданы 8 октябрьдә зур сәүдә үзәген хәтерләтте. Биредә районның әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, шулай ук шәхси ихаталарда җитештерелгән азык-төлек тәкъдим ителде. Благовар районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Радик Әхмәдуллин билгеләвенчә, бу көзге муллык нәтиҗәсе. “Благовар” кошчылык заводы, мәсәлән, сәүдәгә берничә дистәдән артык төр продукциясен чыгарды. Моисеево май заводы сөт ризыкларының тулы ассортиментын алып килгән. Алар арасында каймак белән катык тиз арада сатылып бетте.
Крестьян-фермер хуҗалыклары яшелчә, кымыз, ит белән сату итте. Әйткәндәй, кош ите ярминкәдә аеруча күп иде. Сарык итенә дә сорау зур булды. Аңа ихтыяҗны Илгиз Якупов кебек шәхси ихата уңганнары тулысынча канәгатьләндерергә сәләтле. Илгиз Хәйдәр улын Благовар төбәгендә яхшы беләләр. Ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләп, хаклы ялга чыкса да, шәхси хуҗалык алып бара. Кош-корттан тыш, күпләп сарык асрый. Базарга да алып чыгып, итне үзе сата.
- Мин Башкортстанның зур бәйрәмен – Республика көнен көтеп алам,- ди ул. - Ни өчен дигәндә, бәйрәм көнне ярминкәләр оештырыла, безнең кебек шәхси ихата хуҗаларына сәүдә өчен уңайлы шартлар тудырыла. Сатып алучылар да канәгать. Шуңа да “Яшәсен, Республика көне!” , дип әйтәсем килә. Гомумән, бу бәйрәм халыкны да берләштерә бит әле.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: