+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2021, 13:30

350 баш... үлгән күркә

Чишмә районының Ярми авыл советы территориясендә гөмбәчеләр коточкыч табышка юлыга.

350 баш... үлгән күркә
350 баш... үлгән күркә
Алар урманда үлгән күркә түшкәләреннән хасыйл булган тауга килеп чыккан. Бу хакта район башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.

Урынга экспертлар төркеме чыккан. Белгечләр барлыгы 350гә якын йорт кошын исәпләгән.

Мансуров хәбәр иткәнчә, киңәшмә барышында урындагы властьлар кош калдыкларын яндырырга карар кылган. Эш шунда, узган атнада республиканың Туймазы районы территориясендә кош гриппы таралуның берьюлы ике учагын ачыкладылар. Күрәсең, шушы хәл аларны әлеге адымга барырга мәҗбүр иткән.

Чишмә районы хакимияте башлыгы халыктан шундый очраклар турында хәбәр итүләрен сорады.

Фото:  bash.news.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: