-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2021, 21:05

Башкортстан “Алтын көз-2021”дә 80 медаль яулады

Башкортстан Агросәнәгать комплексы атналыгында һәм 4-10 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә үткән «Алтын көз» 23нче агросәнәгать күргәзмәсендә иң актив катнашучыларның берсе булды.

Башкортстан “Алтын көз-2021”дә 85 медаль яулады
Башкортстан “Алтын көз-2021”дә 85 медаль яулады

Республика агрокомплексы төрле дәрәҗәдәге 85 бүләк алды. Төбәкнең коллектив стенды гадәттәгечә танылган милли брендларга бай иде. Форумның эшлекле чараларында Башкортстан Республикасы делегациясе актив катнашты, аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләде. Ул стенд кунакларына төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп күрсәткечләре турында сөйләде.
- "Алтын көз - 2021" Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан агросәнәгать комплексы экспозициясе 150 квадрат метр мәйданда урнаштырылган, - дип билгеләп үтте ул. - Бизәүнең төп максаты — төбәкнең инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтү. Без инвесторлар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган дип саныйбыз.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53008

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53008

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: