+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2021, 09:38

Орлык әзерләнә, җир туңга сөрелә

Игенчеләрнең барысы да авыл хуҗа­лы­гы культураларының уңышы орлык сый­фатына бәйле булуын яхшы белә. Бүген күп хуҗалыкларда язгы чәчүгә орлык тазарту бара. Борай районы “Победа” җәмгыятенең Абдулла бүлекчәсендә дә орлыкларны сортларга аералар, чәчү кондициясенә җиткерәләр.

Орлык әзерләнә, җир туңга сөрелә
Орлык әзерләнә, җир туңга сөрелә
Ындыр табагындагы техниканы файдалану, чәчүлек орлыкларны тазарту, сорт үзенчәлек­ләрен сак­лау Илдар Шәймәрданов, Петр Фәрхет­динов һәм Вадим Тимер­ханов җаваплылыгында. Алар һава темпера­турасы түбән булуның орлык­ларга кире йогынты ясау ихтималын да игътибардан читтә калдырмый, келәт­ләрдә дымлылыкны да контрольдә тота, чөнки температура режимын үтәмәү аркасында орлыклар вакы­тында шытмаска да мөмкин.
Бүлекчә җитәкчесе Даниф Нигъмәтҗанов сүзләренә кара­ганда, хуҗалыкта киләсе ел уңы­шы өчен 250шәр тонна бодай һәм арпа орлыгы запасы тупланган.
Бу эшләр белән беррәттән җирләрне туңга сөрү дә бара. Дүрт агрегатта Александр Рома­нов, Ренат Гыймранов, Илнар Насыйбуллин, Георгий Баюршин бу мөһим эшне җитез темплар белән башкаралар. Шушы уңган­нар көче белән 1300 гектар җир сөрелгән дә инде. Атна-ун көн эчендә бу эшләрне төгәлләү өчен тырыша алар.

Зәһинә Ибәтуллина.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: