+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2021, 15:08

Дәүләт кадастр бәяләвенә яңача караш таләп ителә

Моның турында "түгәрәк өстәл" утырышында сүз булды.

Дәүләт кадастр бәяләвенә яңача караш таләп ителә
Дәүләт кадастр бәяләвенә яңача караш таләп ителә

13 октябрьдә Уфада төбәкара форум кысаларында "Дәүләт кадастр бәяләве һәм кадастр бәясенең цивилизацияле институтын формалаштыру" мәсьәләләренә кагылышлы "түгәрәк өстәл" узды. Җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә экспертлар һәм белгечләр белән беррәттән, "түгәрәк өстәл" эшендә Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчеләре катнашты. Аларның төп максаты муниципалитетларда эшкуарлар консультацияләре вакытында алга таба да файдалану өчен актуаль мәгълүмат алу.

- Бизнес өчен кадастр бәясенә дәгъва белдерү темасы бик мөһим, - дип билгеләп үтте Башкортстанның бизнес-омбудсмены аппараты җитәкчесе Артем Гәрәев. - Практикада еш кына кадастр бәясе арттырылган була, һәм хокук ияләре гадел бәядә кызыксыналар. Закон белән кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиягә яисә судка мөрәҗәгать итеп, бәяләүгә дәгъва белдерү мөмкинлеге каралган. Әмма бизнесның суд чыгымнары комиссиягә мөрәҗәгать иткәндәгегә караганда күпкә югарырак булып чыга, - диде ул.

2020 елда атап үтелгән комиссияне төзү турында тәкъдим Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршында Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил Флюр Әсәдуллин Башкортстан Республикасында инвестиция һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышы барышында кертелде.

"Түгәрәк өстәл" кысаларында әлеге комиссия эшенә йомгак ясалды. Бүгенге көндә аның адресына 395 күчемсез милек объекты буенча 344 гариза кергән. Мөрәҗәгатьләрнең 54 проценты (212 объект) буенча уңай карарлар кабул ителгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: