+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2021, 15:22

Субсидияләү өчен гаризалар кабул ителә

Ярдәм урман сәнәгатендә эшләүчеләргә кагылачак.

Субсидияләү өчен гаризалар кабул ителә
Субсидияләү өчен гаризалар кабул ителә

Яңа целлюлоза-кәгазь, мебель, агач эшкәртү җиһазлары, урман тергезү, урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы сатып алуга чыгымнарны субсидияләү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү игълан ителә. Гаризаларны 12 ноябрьгә кадәр Башкортстан Республикасының Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына тапшырырга.

- Ел саен урман сәнәгате предприятиеләренә җиһазлар сатып алуга чыгымнарны каплау өчен республика бюджетыннан 40 миллион сум акча бүлеп бирелә. Мондый дәүләт ярдәме республикадагы урман сәнәгате предприятиеләрен үстерүне стимуллаштыра һәм көндәшлеккә сәләтлелекне арттыра. Предприятиеләр җиһазларны модернизацияли, җитештерү процессларын автоматлаштыра, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Сайлап алуда катнашу өчен оешма, Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә сайлап алуда катнашучы турында мәгълүматны бастырып чыгаруга (урнаштыруга) ризалыгын да кертеп, субсидия бирү турында министрлыкка билгеле бер документлар белән гариза бирә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: