+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2021, 17:14

«Туймазыагрогриб» җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арттырырга уйлый

«Туймазыагрогриб» җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арттырырга уйлый
«Туймазыагрогриб» җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арттырырга уйлый

Туймазы районында яңа ашлык киптерү комплексы һәм гөмбә, яшелчә, җиләк-җимеш төрү линияләре төзеләчәк. Бу чыгарыла торган продукция күләмен өч тапкыр арттырырга, шулай ук аның ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта, 14 октябрьдә «Инвестсәгать» форматындагы киңәшмәдә «Туймазыагрогриб» хуҗалыгы директоры урынбасары Марсель Фәррахов сөйләде. Чара Республика йортында Радий Хәбиров җитәкчелегендә узды.
203 миллион сум кертеп, инвестор ашлык саклау складларын һәм фасовка бинасын төзергә, ашлык чистарту, киптерү һәм төргәкләү җайланмаларын сатып алырга һәм урнаштырырга планлаштыра. Яңа производствода 20 эш урыны барлыкка киләчәк.

- Безнең алда авыл хуҗалыгы продукциясен төбәктә эшкәртү күләмнәрен шактый арттыру бурычы тора, - диде республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шул исәптән «Туймазыагрогриб»тагы кебек инвестиция проектлары ярдәмендә, үз тармагында инде яхшы компетенцияләре булган предприятие җитештерүне арттыруга акча инвестицияли.
Бүген «Туймазыагрогриб»ның яңа мәйданчыгында фасовка цехы өчен нигез әзерләнгән һәм инженерлык коммуникацияләре ясалган. Хуҗалык шулай ук ашлык саклагычлар төзү өчен җир кишәрлеген арендага алган һәм инде 79,32 миллон сумлык югары җитештерүчән техника һәм җиһазлар сатып алган.
Ярдәм чаралары сыйфатында проект салым ташламалары бирүгә өстенлекле статус алды. Моннан тыш, Радий Хәбиров республика Транспорт министрлыгына Туймазы районы хакимияте белән берлектә яңа комплекска килү юлының 1,5 километрлы участогын ремонтлау мөмкинлеген карауны йөкләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: