Русия Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсенә 2021 елның 30 сентябрендә кул куелды. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар күләме буенча, Краснодар крае һәм Ростов өлкәсеннән соң, Башкортстан өченче позициядә.
- Федераль ярдәм күләме һәр субъект өчен җитештерелгән ашлык күләменнән чыгып исәпләнде, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Акча безнең агроприятиеләр өчен бик яхшы ярдәм булачак, бигрәк тә агымдагы, һава шартлары буенча катлаулы елда.
Бүген Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәк аграрийларына субсидияләр бирү буенча эш башланды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарның 50 процентына кадәр компенсациягә исәп тота ала. Субсидияләрне бүлү тәртибе Башкортстан Хөкүмәтенең 2021 елның 30 июнендәге 319нчы Карары белән расланган.
Фото: pravitelstvorb.ru