+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2021, 13:55

Йорт кошлары да грипптан үлә...

Башкортстанда кош гриппы таралуны булдырмас өчен 9 меңнән артык йорт кошы юкка чыгарылган.

Йорт кошлары да грипптан үлә...
Йорт кошлары да грипптан үлә...
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиhаншин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, төбәк территориясенә "кош гриппы" вирусы үтеп керү турында быел октябрь башында билгеле булган. Ветеринария хезмәтенә казчылык фермасында, шулай ук Туймазы районының Николаевка авылындагы күркә үстерү мәйданчыгында авыл хуҗалыгы кошларының күпләп үлүе турында хәбәр килгән.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, белгечләр кошларның грипп белән зарарлануын ачыклаган. Инфекция таралуга юл куймау буенча кичекмәстән чаралар күрелә, районда карантин кертелә.

Азат Җиһаншин хәбәр итүенчә, республика территориясенә авыруны кыргый кошлар алып килгән. Авыру таралуга чик кую максатында 7 мең баштан артык каз, 2 мең баштан артык күркә юкка чыгарылган. Барлык үләксәләр дә көлгә кадәр яндырылган һәм махсус траншеяларда күмелгән.

Туймазы районындагы карантин, яңа чыганаклар ачыкланмаган очракта, 21 көн узгач бетерелергә тиеш.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: