-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь 2021, 13:00

Республика данын яклаячак

Авыргазы күппрофильле колледжы студенты Илсур Бәширов «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VII Милли чемпионатның финалында республика данын яклаячак һәм Русияне чемпионатның халыкара дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукы өчен көрәшәчәк.

Республика данын яклаячак
Республика данын яклаячак

Уфа шәһәрендә эретеп-ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать җитештерүе колледжы полигоны базасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VII Милли чемпионатның сайлап алу этабы узды. Күләмле чарада Русиянең 85 субъектыннан 2500 вәкил катнашты.
Авыргазы күппрофильле колледжының 39нчы төркемендә укучы Илсур Бәширов укытучылары Р. Кәримов һәм Х. Йосыпов җитәкчелегендә теоретик белеменең һәм һөнәри осталыгының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтеп, тиздән Мәскәү шәһәрендә узачак Милли чемпионатның финалына үтте.
Хәзер Илсурга Иркутск өлкәсе, Татарстан, Чечен республикаларының иң көчле вәкилләре белән Русия Федерациясен чемпионатның халыкара дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукы өчен көрәшергә туры киләчәк.
Әлеге вакытта Илсур «Кировец-Уфа» җәмгыяте базасында практика уза. Предприятие җитәкчеләре дә егетне мактап телгә ала. Илсурга алга таба да уңышлар, куелган максатларына ирешүен телибез.

Фото: Авыргазы күппрофильле колледжы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: