+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь 2021, 19:04

Илне икмәкле итүчеләргә хөрмәт!

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Илне икмәкле итүчеләргә хөрмәт!
Илне икмәкле итүчеләргә хөрмәт!

Бүләкләнүчеләр арасында - механизаторлар, тракторчылар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар. 37 кеше орден-медальләр, мактаулы исемнәр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, быел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстанның биш районын дипломнар белән билгеләп үтте.

- Аграрийларның хезмәте, һичшиксез, иң югары бәяләргә һәм җылы сүзләргә лаек, - диде ул. - Авыл хуҗалыгы һәрвакыт республика икътисадының ышанычлы таянычы булды һәм шулай булып кала да. Башкортстанның алдынгы аграр төбәкләр исәбенә керүе - беренче чиратта, авыл халкының казанышы.

Урып-җыю эшләре тәмамланды, һәм без сезнең белән авыл хуҗалыгы елының нәтиҗәләрен күрәбез. Тугыз айда 117 миллиард сумлык продукция җитештердек. Корылыклы катлаулы шартларга карамастан, яхшы уңыш – 2,2 миллион тонна ашлык, 900 мең тонна шикәр чөгендере, 300 мең тонна көнбагыш үстерелгән. Мондый нәтиҗәләр – бөтен республиканың муллык һәм иминлек нигезе.

Гадәттәгечә, «Алтын көз» Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе югары бәя ала. Республика аграрчылары копилкасында 80 медаль, шуларның яртысыннан артыгы - алтын. Сезне, хөрмәтле дуслар, бу искиткеч уңыш белән котлыйм!

Без һәрвакыт агросәнәгать комплексын яңартуга һәм модернизацияләүгә басым ясыйбыз. Быел аграрийлар 8,8 миллиард сумлык 2 500 берәмлектән артык техника сатып алыган.

Республикада кече агробизнес үсә, яңа фермер хуҗалыклары үсеш ала. Алар бүген Республикада 7 меңгә якын һәм безнең агросәнәгать комплексының тулай продукциясенең 15 процентын җитештерәләр.

Терлекчелектә дә уңышлар бар – аграрийлар 1,3 миллион тонна сөт, 250 мең тоннадан артык ит җитештерде.

Бүген мин шулай ук быел агросәнәгать комплексы эше йомгаклары буенча иң яхшы биш муниципаль район башлыкларын – җиңүчеләрне билгеләп үтәсем килә. Бу - Әбҗәлил, Стәрлетамак, Борай, Дуван һәм Авыргазы районнары.

Барыгызга да рәхмәт, хөрмәтле дуслар!

Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим. Җирдә хезмәтегез сезгә һәрвакыт шатлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!

Фото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: