-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2021, 13:45

Башкортстан - дүртенче ел илдә иң яхшысы!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә куанычлы яңалык белән бүлеште.

Башкортстан - дүртенче ел илдә иң яхшысы!
Башкортстан - дүртенче ел илдә иң яхшысы!

"Башкортстан дүртенче ел рәттән Русиядә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын оештыру буенча иң яхшысы булды. Андый кооперативлар бездә - 374, аларда меңләгән авыл хезмәтчәне эшли.

Зур булмаган бер фермерга, яки шәхси хуҗалык хуҗасына, мәсәлән, ит эшкәртүгә алыну авырга төшә. Ә башкалар белән бергә күләмнәр дә куркытмый. Безнең Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында пайчыларның гомум саны 6 меңнән артык. Быел авыл хуҗалыгы коооперативларына 3056 кеше (үткән елда - 2147 кеше) кушылды, һәм бу да - илдәге иң яхшы күрсәткеч.

Нигездә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ит һәм сөт чималы, кузаклы һәм майлы культуралар, гөмбәләр, җиләкләр һәм җиләк-җимеш, яшелчә продукциясен эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә. Аларның продукциясен безнең кибетләрдә сатып алырга, кафе һәм рестораннарда татып карарга була, ул экспортка да озатыла.

Бер авыл хуҗалыгы кооперативы мисалында Чишмә районыннан “Экопрод”ның ничек эшләвен сөйләп бирәм. 10 пайчы компаниясенә алар дүрт ел элек берләшкән. Колбаса, ысланган деликатеслар (ат ите, кош ите, дуңгыз ите), казылык, ат һәм сыер итеннән тушенка чыгаралар. Күптән түгел кооператив кымыз җитештерә башлады.

Берләшмә уңышлы эшли. Узган елда эшкуарлар 16,7 тонна продукция җитештергән һәм саткан (бу - аена 1,4 тонна). Шушы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча, уртача айлык җитештерү күләме - 1,6 тонна.

Күптән түгел «Экопрод» авыл хуҗалыгы кооперативы Мәскәүдә үткән «Алтын көз-2021» Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булды, «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» номинациясендә җиңүче булып танылды.

Бу барлык чараларда да безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгының катнашуы бик мөһим. Ул ярдәм итү мөмкинлекләренең барысын да ачыклый, документларны рәсмиләштерергә булыша, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә. Молодцы.

Барлык мәгьлүматлар монда, Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәгендә (8-347-211-74-00, сайт: cckrb.ru, электрон почта: info@cckrb.ru)", - дип язды Радий Хәбиров "ВКонтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: