Башкалада аграр тармак алдынгыларын хөрмәтләделәр.
Кичә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен тантана итте. Башкортстанның барлык районнарыннан җыелган тармак уңганнарын башкалабыз зур хөрмәт күрсәтеп һәм зурлап каршы алды. Әлбәттә, авыл эшчәннәре өчен бу ел җиңел булмады. Көчле корылык һәм пандемия шартларында авыл эшчәннәре фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте. Шуның белән дә алар быел аеруча хөрмәткә һәм мактауга лаек.
Башкалада узган төп бәйрәм чараларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, аграр предприятие җитәкчеләре, районнардан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары катнашты.
Бәйрәм чараларында Радий Хәбиров бер төркем агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Намуслы хезмәтләре өчен 40тан артык кеше орден һәм мактаулы исемнәргә, грамоталарга лаек булды.
— Аграрийлар хезмәте, бәхәссез, иң югары бәягә һәм җылы сүзләргә лаек. Авыл хуҗалыгы һәрвакыт республика икътисадының мөһим тармагы булды һәм булып калачак. Озак еллар дәвамында Башкортстан илнең әйдәүче аграр төбәкләре исемлегендә тора. Бу — беренче чиратта, булдыклы авыл эшчәннәренең намуслы хезмәте нәтиҗәсе, — диде әлеге тантанада Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, узган 9 айда 117 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Хәтта катлаулы һава шартларында да аграрийлар, 2 миллион тонна уңыш җыеп алып, республика ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерде. Шулай ук, 900 мең тоннадан күбрәк шикәр чөгендере һәм 300 мең тонна көнбагыш җыеп алынды.
— Тармак инвесторларны кызыксындыручы юнәлешләрнең берсенә әверелде, — диде Радий Фәрит улы. — Әлеге вакытта республика агросәнәгать комплексында гомум бәясе 120 миллиард сумнан арткан 69 инвестиция проекты тормышка ашырыла, 1200гә якын югары җитештерүчәнле яңа эш урыннары булдырылды.
Әйтергә кирәк, аграр җитештерүдә фермер хуҗалыклары өлеше дә зур. Авылда кече бизнесны үстерү юнәлешендәге чаралар яхшы нәтиҗә бирә. Фермерлык һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны хәзер — 7 мең, ә инде авыл хуҗалыгында тулай продукция җитештерүдә аларның өлеше 15 процентка якынлаша.
Һөнәри бәйрәмне терлекчеләр дә матур күрсәткечләр белән каршылый. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 1,3 миллион тонна сөт һәм 250 мең тонна ит җитештерелде.
Тантаналы чарада Радий Хәбиров 2021 ел йомгаклары буенча муниципаль районнар арасындагы ярышта җиңүчеләрне игълан итте, Әбҗәлил, Стәрлетамак, Борай, Дуван һәм Авыргазы районнарына Хөкүмәт дипломнары тапшырылды.
Шушы ук көнне, аграр тармакта үз һөнәрләре буенча бәйгедә җиңгән 20 кешегә “Лада Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды. Алар арасында комбайнчы, механизатор һәм водительләр: Дүртөйле районыннан — Илфир Хәмидуллин, Авыргазы районыннан Нәсих Абдуллин, Стәрлетамак районыннан Ринат Фәйзуллин, Әбҗәлил районыннан Сергей Косарев һәм Дуван районыннан Анатолий Кретов бар.
Олег Төхвәтуллин.