-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2021, 12:55

“Минем җирем - минем байлыгым!” конкурсында кемнәр җиңде?

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Минем җирем - минем байлыгым!” конкурсына йомгак ясалды.

“Минем җирем - минем байлыгым!” конкурсында кемнәр җиңде?
“Минем җирем - минем байлыгым!” конкурсында кемнәр җиңде?
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Минем җирем - минем байлыгым!” дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланып, ел саен уздырылып килә.

“БашИком” предприятиесе һәм Русия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы ярдәме белән оештырылган конкурста быел авыл мәгариф учреждениеләре укучыларының 400дән артык эше катнашты. Комиссия иң яхшы эшләрне бик озак һәм җентекләп сайлап алды.

Нәтиҗәдә, 6-8 яшьлек балалар арасында Уфа районыннан Камила Ширгазина, Дуван районыннан Илья Богданов, Учалыдан Әмирхан Йомабаев җиңүче дип танылдылар.

9-10 яшьлек укучылар номинациясендә Зилаер районыннан Әдилә Нәзирова, Чакмагыш районыннан Марина Кудряшова, Гафури районыннан Азалия Мөхәммәтдинова җиңүгә лаек булдылар.

11- 12 яшьлекләр арасында призлы урыннарга Мишкә районыннан Анастасия Шамшитова, Архангель районыннан Илназ Яхшыбаев, Авыргазы районыннан Зарина Ибракованың сурәтләре иң яхшысы дип табылды.

Кызганычка каршы, агымдагы елда, пандемия сәбәпле, җиңүчеләрне тантаналы чарага чакырмадылар. Аларга смартфон, велосипед һәм компьютер кәнәфиләре кебек бүләкләрне муниципалитетларда тапшырачаклар.

Фото: Әлфия Яхшыбаева.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: