-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2021, 14:23

Авыру билгеләре нинди?

Шәхси ихата хуҗалары, терлек һәм кош-корт асрый белү белән бергә, аларның чирләре турында да хәбәрдар булырга тиеш. Билгеле, авыру терлекне белгечкә күрсәтергә кирәк. Әмма ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтү өчен аның нинди чир белән авыруын белү комачауламас. Аларның иң куркынычлары турында хәтерегезгә төшерәбез.

Авыру билгеләре нинди?
Авыру билгеләре нинди?

Бөтен авырулар йогышлы һәм йогышлы булмаганга бүленә. Аларның иң куркынычлыларының берсе — Себер түләмәсе. Аның белән чирләгәндә күп кеше һәм хайван үлә. Аның чыганагы булган бацилла туфракта берничә гасыр сакланырга мөмкин. Авыру билгеләре төрле. Әгәр ул бик тиз “һөҗүм итсә”, көзән җыеру, аякларда хәлсезлек башлана, ә хайваннар җиргә егыла. Авыз-борыннан һәм эчәкләрдән кан китәргә мөмкин. 30-60 минуттан җан иясе үлә. Башка вакытта чир озакка сузылса, авызның тәме китә, сыерларның сөте кими, аңа әче тәм керә, ул селәгәй кебек сузылучан һәм кызгылт төстә булырга мөмкин. Буаз хайваннар колын, бозау һ.б. сала.

Хайван шешенеп китеп, урыны-урыны белән тире үлә, яки кансырап тора. Үлгән хайваннарның каны дегет кебек, оешмый. Буыннары таш булып катмаска мөмкин. Бруцеллез. Аның бактериясен эләктергән хайваннар һәм кешеләр даими, озак авырый. Бу чир кешегә терлек бозаулаганда, мал чалганда һәм аның итен эшкәрткәндә, йон кырыкканда, ит ашаганда (ул нык пешерелмәгән булса), кайнатылмаган сөт һәм сөт ризыклары кулланганда йогарга мөмкин.

Бруцеллез белән авыруны кисәтү өчен азык-төлекне сату рөхсәт ителгән урыннардан – базардан, кибеттән, мини-маркеттан алырга кирәк. Аеруча кешедән сөт алганда аны кайнату зарур, итне пешергәндә зур булмаган кисәкләргә бүлеп салыгыз һәм ул кимендә бер сәгать пешәргә тиеш.

Дуңгызларның Африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызның йогышлы авыруы. Ул бик әрсез, дәвалауга авыр бирешә, физик һәм химик юл белән тәэсир итү кыен. Дуңгыз итеннән эшләнгән продуктларда, әгәр ул яхшы кайнатылмаса, саклана. Чир, шулай ук, ул йоккан терлек азыгы, тирес һәм үлгән хайваннан, талпаннан-урман бетеннән күчәргә мөмкин. Бу чирне дәвалау һәм профилактикалау чарасы юк!

Терлекләрнең 100 проценты үлә. Авыру үтеп кергән урыннарда сәламәтләндерү чарасы – бөтен хайваннарны суймыйча үтереп яндыру. Куркыныч янаган беренче зонада (хайваннарга чир йоккан урында), радиусы 5 чакрым булган мәйданны кертеп, ит комбинатында булган дуңгызлар да юк ителә. Куркыныч янаган зона радиусы 100 чакрымга җитсә, базарларда дуңгыз ите сату, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыру тыела. Карантин бетеп, бер ел узгач кына дуңгыз үрчетә башларга рөхсәт ителә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: