-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2021, 14:18

Күркәләр салкынга бирешәме?

Салкыннар якынлаша. Күркәне суыкларда асрау тәртипләрен дә онытмагыз. Күркәләрнең туган ягы җылы яклар булса да, аларны дөрес тәрбияләгәндә салкынга да бик чыдамнар. Күркәләрнең иң зур “дошманы” — үтәли җил һәм һаваның артык дымлы булуы. Шуңа күрә алар асралган бина даими җилләтелергә тиеш.

Күркәләр салкынга бирешәме?
Күркәләр салкынга бирешәме?

Кышкы салкыннар әлеге йорт кошлары өчен әллә ни куркыныч түгел. Әмма канатлы кошлар асралган бинада һава температурасы 2-3 градустан салкын булмаска тиеш. Күркәләрне җиргә коры салам түшәлгән бинада асрарга киңәш ителә. Юешләнеп дымлана башлау белән аны алыштырырга кирәк. Җәелгән салам күгәрә башласа да ул күркәләр сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Кыш айларында күркәне тәүлегенә өч тапкыр ашатырга кирәк. Аларның төп рационы — суда бераз җебетелгән ашлык катнашмасы. Ул җылылыгы 40-50 градустан артмаган сөткә бутап эшләнсә, аеруча файдалы. Күркәләргә бу ризыкны иртән һәм көндез бирергә киңәш ителә. Кичке ашка ашлыкны бөтен килеш бирергә кирәк. Ул арпа, бодай, кукуруз булырга мөмкин. Күркәләр кишер һәм чөгендерне дә яратып ашый. Азыкка өстәмә рәвешендә вакланган имән чикләвеген кушканда, ул тагын да файдалырак булыр. Ләкин һәр күркәгә ул 40 данәдән артмаска тиеш. Кыш айларында канатлы кошларыгызны витаминнар белән сыйларга да онытмагыз. Киптерелгән люцерна яисә клеверның ваклап төелгән онын суда җебетеп, рационга кушарга кирәк. Киптерелгән кычыткан яисә миллек яфрак-ботакларын да шундый ысул белән бирергә була.

Нарат һәм чыршы ылыслары да кош-корт өчен кирәкле каротинга бай. Ылысларны озынлыгын 3-5 сантиметрдан арттырмыйча ваклап бирәләр. Күркәләр кышын өлгергән кызыл миләшне дә яратып ашый. Анысы һәркайсысына 10-15 граммнан артык булмасын. Күркәләргә хәрәкәт кирәк. Шуңа күрә алар асралган абзарның кояшка карап торган көньяк өлешендә күркәләр иркенлектә йөрерлек мәйданчык булсын. Әлбәттә, җир өсте кардан тазартылырга һәм анда салам түшәлергә тиеш. Көндез аларны шундый шартларда озаграк тотыгыз. Җилле көн яисә салкынлык 15 градустан да түбәнрәк булганда, күркәләрне түбә яисә япма астында тоту яхшырак.

Али СӘЙФУЛЛИН әзерләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: