+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2021, 12:35

Кырмыскалылыларга - дәүләт бүләкләре

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан кырмыскалылылар республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан дәүләт бүләкләре алды.

Кырмыскалылыларга - дәүләт бүләкләре
Кырмыскалылыларга - дәүләт бүләкләре

Дәүләт бүләгенә лаек булучыларның берсе – “Кырмыскалы икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Альфира Богданова югары җитештерү казанышлары өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
Альфира Идрис кызын районда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Кырмыскалы икмәк комбинатына ул өч дистә елдан артык гомерен багышлап, предприятиенең үсешенә күп көч салды. Фәкать аның оста җитәкчелеге астында Кырмыскалы икмәге районда, республикада гына түгел, аннан читтә дә танылу алды, “Кырмыскалы бренды”на әверелде. Азык-төлек сәнәгате предприятиесе бер урында гына тормый, даими рәвештә продукция ассортиментын арттырып, сату челтәрен дә киңәйтә.
Карлыман куертылган сөтенең дә даны киң таралган. “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәмгыяте директоры Александр Кулимбәтов легендар куертылган сөтне җитештерүне яңадан тергезүгә иреште. Хәзер биредә 30 төрдән артык продукция җитештерелә һәм ул зур сорау белән файдаланыла. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Александр Анатольевич югары казанышлары өчен “Азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре” исеменә ия булды.
Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

Кырмыскалылыларга - дәүләт бүләкләре
Кырмыскалылыларга - дәүләт бүләкләре
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: