+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 ноябрь 2021, 18:25

Лаеклылар бүләк алды

Бүген Архангель районы хакимиятендә тантаналы чара узды – авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Лаеклылар бүләк алды
Лаеклылар бүләк алды

Урып-җыю эшләре тәмамланып, басу-кырлар тынып калгач, игенчеләргә хөрмәт күрсәтү йоласы яшәп килә. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, Авыл хуҗалыгы министрлыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Айдар Сәетов, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы, җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары Азамат Нарбутин, муниципаль район Советы рәисе Леонид Семенчук һәм агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары, белгечләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен ел җиңелдән булмаса да, архангельлеләрнең горурланып сөйләр уңышлары бар: игенчеләрнең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча район республикада алдынгы урыннарда килә. Азамат Нарбутин билгеләвенчә, көнбагыш буенча архангельлеләр яхшы күрсәткечләргә ирешкән: Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарыннан гына калышып, өченче урынны билиләр. Әйткәндәй, бу культура биредә 800 гектардан артык мәйданнан җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектарыннан 24,1 центнер тәшкил итә. Шулай ук рапс та мул уңыш белән сөендергән: 658 гектар мәйданнан 850 тонна суктырылган, уртача гектар күрсәткече – 13 центнер.

Агымдагы елда республика семинарлары мәйданчыгына да әверелде Архангель районы басулары. Кыскасы, башкарылган эшләр дә, сөйләрлек уңышлар да бихисап. Район хакимияте башлыгы Айрат Закир улы да, авыл эшчәннәренең хезмәтен бәһаләп, чиксез рәхмәтен җиткерде һәм иртә яздан көзгә кадәр көнне төнгә ялгап эшләүчеләргә район хакимиятенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән “Үзәк” МТСының ясалма орлыкландыру операторы Наталья Шмонина, шул ук предприятие тракторчысы Николай Беляев, “Архангель ветеринария станциясе”нең әйдәүче ветврачы Мария Антипина, “Инҗәр” җәмгыяте водителе Радик Салихов бүләкләнделәр.

Күптән түгел Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Минем җирем - минем байлыгым!” дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалган иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Максим Горький урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Илназ Яхшыбаев 2нче урынны алды. Лаеклы бүләк – велосипедны да җиңүчегә тантаналы шартларда тапшырдылар.

Пандемия шартларында бәйрәм чарасы әллә ни күләмле булмаса да, бай эчтәлекле, бик дулкынландыргыч килеп чыкты һәм анда катнашучыларның һәммәсенә бәйрәм кәефе бүләк итте. Кунакларның чыгышлары, тәбрикләү мәлләре район Мәдәният сарае артистларының игенчеләргә багышланган чыгышлары белән үрелеп барды. Моңлы җырлар, милли көйләр игенчеләргә мәдхия булып яңгырады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: