+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2021, 12:24

Авыл хуҗалыгында техникага кытлык булмас

Быел үсеш, былтыргы белән чагыштарыгнада, 15 процент тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында техникага кытлык булмас
Авыл хуҗалыгында техникага кытлык булмас

Башкортстан аграрийлары шушы елның 10 аенда 9,5 миллиард сумлык 2,7 мең берәмлектән артык техника сатып алган, бу үткән елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 1,3 миллиард сумга яисә 15 процентка күбрәк.

- Республикада техниканы яңарту темплары үсүен дәвам итә, - ди республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Яңа, заманча техника чәчү һәм урып-җыю эшләрен оператив башкарырга, терлек азыгы хәзерләүне вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк, бу продукциянең күләменә һәм сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Гомумән алганда, төбәк хуҗалыклары быел 428 трактор, 200 ашлык җыю һәм 34 мал азыгы җыю комбайннары, 700 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм кораллары, башка төр техника сатып алган.

Шуны да билгеләп үтү мөһим: техниканы яңарту күләмнәре үсешенә 2011 елдан бирле Башкортстанда эшләүче республика программасы ярдәм итә. Аның кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга чыгымнарның яртысына якыны субсидияләнә. Авыл хуҗалыгын техник модернизацияләүдә «Росагролизинг» җәмгыятенең ташламалы программалары да зур роль уйный. Ел башыннан республика хуҗалыклары компания белән 2,1 миллиард сумлык килешүләр төзеде. Әлегә "Росагролизинг" тарафыннан 1,9 миллиард сумга 354 берәмлек төрле техника кайтарылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: