-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 ноябрь 2021, 14:37

Авыл халкына - эш!

Быел Башкортстанда “Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” юнәлешен тормышка ашыруга “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” (КРСТ) программасы буенча 15 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме биреләчәк, шуларның 10 миллион сумы үзләштерелгән инде.

Авыл халкына - эш!

- Әлеге юнәлешне ике ел гамәлгә ашыру барышында республика иң актив катнашучыларның берсе булды, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. - Федераль программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аграр уку йортларында югары, урта һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бар, шулай ук студент-практикантларның хезмәт һәм яшәү өчен түләү белән бәйле чыгымнары каплана.

Мондый мөмкинлектән узган ел республикада агросәнәгать комплексының 84 предприятиесе файдаланган, алар федераль бюджеттан ике категория буенча 253 хезмәткәргә субсидия алган. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 2,3 миллион сумнан артып киткән.

Агымдагы елда Башкортстанда “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы юнәлеше кысаларында 130га якын кешене укыту планлаштырыла.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 200дән артык укуга киткән практикант-студентның чыгымнарын кайтарачаклар.

2022 елдан программага үзгәрешләр кертеләчәк. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән тыш, авыл территорияләрендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарларга, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләренә дә чыгымнарны каплауга рөхсәт ителәчәк.

Белем бирү оешмалары исемлегенә, югары уку йортларыннан тыш, авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча әзерлек алып баручы колледжлар да өстәләчәк. Колледжларга бәйле очракта, 2022 елда чыгымнарны каплау әлегә 30 процент булачак, ә вузларда укыган вакытта субсидия ставкасы 90 процент тәшкил итә.

Белешмә:
Илдә “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын гамәлгә ашыру 2020 елдан башланды. Ул, беренче чиратта, авылларны саклап калуга һәм авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова