-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 ноябрь 2021, 18:25

Аграр тармакта эшләр торышы ничек?

Республиканың аграр тармагында эшләр ничек бара? Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә шул хакта язды.

Аграр тармакта эшләр торышы ничек?
Аграр тармакта эшләр торышы ничек?

"Без инде өч ел системалы үткәреп килгән "Инвестиция сәгать"ләре һәм безнең предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү сәясәтебез яхшы нәтиҗәләр бирә. Быелның 10,5 аенда Башкортстанда 678 мең тонна сөт савылган. Бу узган елгы күрсәткечтән 23,3 мең тоннага күбрәк. Алдынгылар сафында Мәләвез (тәүлеккә бер сыердан 26,1 килограмм), Зианчура (24,4), Учалы (22,9), Әбҗәлил (22,9) һәм Калтасы (22,4) районнары бара.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: һәр муниципалитетта төп өлешне инвестиция проектлары гамәлгә ашырылган конкрет хуҗалыклар кертә. Мәләвез районында - Салават һәм «Ашкадар», Зианчура районында - «А7 АгроРБ», Учалы районында - «Бәйрәмгол" агрофирмасы», Әбҗәлил районында - «Красная Башкирия», Калтасы районында - «Победа».

Алар барысы да дәүләт ярдәменең төрле чараларыннан файдаланган - савым сыерларының яңа токымын, заманча җайланмалар сатып алганнар, технологияләр һәм азык базасын камилләштергәннәр. Шулай ук без республикада азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясен кабул иттек. Аның буенча безнең эшкәртүчеләр җиһазлар сатып алуга субсидияләр ала алачак. Моннан тыш, концепция кысаларында керем туплаучы проектларны гамәлгә ашыру программасын гамәлгә ашырабыз, аның буенча республика авыл хуҗалыгы кооперативлары, эшкәртүне, шул исәптән сөтне савып алуны арттыру өчен, грантлар алачак. Безнең максат - аграрийларга үз продукциясен сату уңайлы булсын. Моны үз өеңдә эшләү, продукцияне башка төбәкләргә сатмау, логистикага өстәмә акча сарыф итмәү мөһим. Коронавирус, әлбәттә, безнең планнарга төзәтмәләр кертте, әмма без бу юнәлештә кая барырга икәнен төгәл билгеләдек һәм шул максатка таба барачакбыз", - дип яза Радий Хәбиров "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: