Урман... Шушы сүзне әйтү белән күз алдына язгы-җәйге көннәрдә яшелгә төренеп, көзге-кышкы мәлләрдә боегып утырган агачлар килә. Тымык чакта яфрак белән яфрак үзара шыбырдашып, җил-давылларда күкрәк ярып иңрәп утырган урман – үзе бер дөнья. Искиткеч игелекле дә, усал да, юмарт та, серләре һаман да ачылып бетмәгән дөнья. Уңае чыкканда шул урман сукмакларыннан бергәләп үтсәк, аның тормышына күз салырга тырышсак, табигать турында белгәннәребезгә, бәлки, тагын да гыйлем өстәлер иде.
Иң башта бер сорауга җавап эзлик. Нәрсә соң ул урман? “Бәй, аның нәрсәсен сорап торырга инде? Күмәк үскән агачларны урман диләр ләбаса”, – дип әйтерегезне белеп торам. Әмма ашыкмыйк, дуслар. География, ботаника, табигатьне өйрәнү, биология, хәтта микробиология кебек көчле фәннәр дә, урман тормышын йөзләрчә ел буе өйрәнеп тә, беренче карашка гади гына күренгән “Нәрсә соң ул урман?” дигән сорауга ачык җавап тапканы юк. Гомерләрен урманда үткәргән һәм аны өйрәнүгә генә багышлаган кешеләр дә, урманны беләм, дип расларга кыюлык итмәс, мөгаен.
Кайберәүләр өчен урман – рәхәтләнеп ял итү, гөмбә, җимеш-җиләк җыю урыны гына. Ә икенчеләр биредә эшли, чөнки борын заманнардан алып хәзерге көннең бөек техник казанышларына кадәр агач кеше эшчәнлегенең һәр тармагында кирәк. Галимнәр исәпләвенчә, ул берничә мең төрле әйбер җитештерүдә файдаланыла икән. Ишеткәнегез бардыр, сыйфатлы, бернинди кушымтасыз корыч кайнату өчен заманында Белорет металлургия комбинатында агач күмере кулланалар иде.
Ләкин урманның матди әһәмияте турында гына сөйләү җитми. Игътибар итсәк, урманга чыкса, боек кешенең дә йөзенә нур йөгерә, карашлары җанлана. Димәк, кешегә урман эстетик рәхәтлек бирә. Бәс белән капланган кышкы урманнан да гүзәлрәк күренеш буламы икән?! Ә мең төсле бизәкләрне үзенә җыйган көзге урман?! Үзе бер зур гөлләмә бит! Александр Сергеевич Пушкин белән Николай Алексеевич Некрасов урманга иң матур әсәрләрен багышлаганнар. Тургенев, Пришвин, Мамин-Сибиряк, Леонов, Песков кебек сүз осталары безне урманның сулышы, тормышы, көрәше белән таныштыра. Башкорт язучыларының да яхшы әсәрләре бар. Биредә иң тәүдә Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинны әйтергә кирәк. Аның “Мәңгелек урман” романы гына да ни тора!
Уйныйсың син уенчыгың белән,
Уенчыгың, улым, тубырчык.
Уйнатканың ни ул – белмисең дә,
Булсын гына сиңа уенчык!
...Күпме көчне салыр кирәк әле
Сиңа кеше булыр өчен дә.
Киләчәктә шаулар карагай бит
Ята шул тубырчык эчендә!..
Монысы – Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның улы Азаматка багышлаган шигыре.
Кыскасы, урман – юмарт, беркатлы, мәңгелек дус. Урман тормышыбызда көн яктысы, җирнең үзе, су һәм һава кебек үк урын алган. Урман агачлар үсә торган урын гына түгел. Ул – гаять катлаулы биологик организм. Аның һәр күзәнәге бер-берсе белән бәйләнгән, бер-берсенә һәм тирә-як мохиткә йогынты ясый. Аның үз микроклиматы бар. Урман – шулай ук анда үскән вак куак та, җимеш-җиләк һәм гөмбәләр дә, андагы киек һәм кош-корт, бөҗәкләр дә.
Бөҗәк дигәннән, урманда кырмыскага җиткәннәре юк. “Урман санитарлары” дип йөртәләр аларны. Яшерен-батырын түгел, җәен кырларга чыкканда бәгъзе адәмнәр кырмыска иләвен туздырудан, кечкенә бөҗәкләрнең чәбәләнүеннән кызык таба. Ә бит сез зур хезмәт һәм осталык салып төзелгән тоташ бер кырмыска дөньясын җимереп кенә калмадыгыз, бәлки, үзегезне эчкерсез каршылаган урманга зыян иттегез...
Урман байлыкларын файдалана һәм арттыра белү кеше кулында. 1917 елгы Октябрь революциясенең икенче көнендә ук кабул ителгән “Җир турында декрет”ка күз салсак, яңа хакимият тарафыннан кабул ителгән мөһим документта “гомум дәүләт әһәмиятендәге урманнар фәкать дәүләт файдалануына күчә” дигән юлларны укыр идек. Ә алты айдан соң Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты белән Халык комиссарлары советы махсус декрет белән урманның шәхси милеккә каравын юкка чыгарган. Шушында ук илдә урман хуҗалыгын алып баруның төп принциплары да билгеләнә.
Урман, аның барлык хәзинәсе дәүләт кулында, димәк, халыкныкы булып чыга. Һәрхәлдә, ул закон белән шулай ныгытылган. Һәм шулай дип исәпләнелә. Ә урман байлыгы гаять зур һәм күптөрле. Өстән-өстән уйлаганда, металл һәм химия сәнәгате продуктларын җитештерү гаять җитез үсешкәндә агачны куллану кимергә тиеш иде. Киресенчә, имән агачын куллану торган саен киңрәк колач ала. Хәзер шәһәр халкы да, таш йортларын калдырып, агачтан төзелгән өйләргә омтыла. Агач йорт җиһазы, дөнья кирәк-ярагы тимер-томырга, пластик әйберләргә караганда күпкә матуррак та, ныграк та, экологик җәһәттән хәвефсезрәк тә.
Белгечләр исәпләвенчә, моннан егерме-утыз ел элек кенә агачтан алына торган әйберләр һәм продуктларның төре дүрт-биш меңнән артмый иде. Хәзер исә аларның исәбе 20 меңгә җитә. Әлбәттә, без бу юлы урманның бүтән байлыклары – дару үләннәре һәм гөмбәләр, җиләк-җимеш һәм чикләвек, кош һәм киекләр, кеше өчен бик кирәкле булган кислород, үсемлекләр эшләп чыгарган фитонцидлар турында әйтмибез.
Башкортстан урманнарының барча мәйданы – 6 миллион 740 мең 500 гектар. Бу – җөмһүрият территориясенең 35,8 проценты дигән сүз. Бер кубометр агачтан 200 килограмм кәгазь яисә 170 килограмм ясалма йон, 1500 метр ясалма ефәк тукыма яисә 6 мең метр полиэтилен япма эшләп була. Менә бит ул – гади генә агач! Ә безнең якта һәр гектар урман уртача 138дән 300 кубометрга кадәр агач бирә.
Берзаман Белорет леспромхозы директоры Гавриил Дмитриевич Фурсов (хәзер инде мәрхүм) белән бу предприятиедә эшләнә торган продукция төрләрен санап утырдык. “Төзелеш агачы белән утыннан тыш, төрле калынлыктагы такта, – дип директор бармагын бөгә, – киң һәм тар колеяле тимер юллар өчен шпаллар,тартма һәм мичкә такталары, әрчеп ярылган баланс (ягъни кыска итеп кисеп киптерелгән как утын), сагыз, ак чыршы мае, витаминлы ылыс оны...” Директор кулындагы бармаклар җитмәде.
Белорет районының Әүҗән леспромхозында, саналганнардан тыш, өстәлләр, мәктәп парталары, театр креслолары, утыргычлар, арба, чана, тәгәрмәчләр җитештерәләр, дегет кайнаталар иде. Күренүенчә, агачны бигүк эшкәртми дә күп төрле продукция алып була икән. Әмма бу гына аз. Хәзерге заманда агачны урында эшкәртү таләбе куела. Агач белән эшләүче предприятиеләр өр-яңа техника һәм җиһазлар ала. Шулай, Бөрҗәндә Италиядән китерелгән корылмалар белән җиһазландырылган завод эшли, анда җитештерелгән әйберләр һичкемнекеннән ким түгел. Аның каравы, урманнарының байлыгы хәзер тулырак файдаланыла. Бу икътисади яктан бөтен республика өчен дә отышлы.
Сез карагайлардан — сагыз, каеннардан сут җыю турында ишеткәнегез бардыр. Сагыз, мәсәлән, химия, фармацевтика сәнәгатендә гаять кыйммәтле чимал булса да, карагай агачының сыйфатына тискәре йогынты ясый. Ә инде каенны тишеп чокып сут җыю, гомумән, зарарлы, ул агачны чирләтергә яисә һәлак итәргә мөмкин.
Уйлап эшләгән хуҗа урманнан санап бетергесез хәзинә ала. Агач ылысыннан я яфрагыннан малга азык, ботак, кайры, пычкы чүбен пресслап эшләнгән плитәләр һәм башка әллә никадәр нәрсәләр җитештерергә мөмкин. Әмма мин бүген ак чыршыдан ничек май алынуын язып үтәргә булдым, чөнки бу – сирәгрәк очрый торган шөгыль. Әйткәндәй, Уфа – Урал аръягы юлында, Инҗәр поселогы янында чыршы мае белән актив сәүдә итәләр.
Ак чыршының ялбыр ботакларының ылыслы өлешен генә тураклап алалар. Ботак никадәр вак туралса, май шулкадәр күбрәк чыга. Ылыс майны июль-август айларында аеруча мул бирә икән. Май алу өчен 20-30 яшьлек чыршы ылысы сайлана.
Ә технология бик гади. Туракланган масса зур агач савытка тыгызлап тутырыла. Һәм аның аша пар үткәрәләр. Ул массаны җылыта һәм дистиллятны тәүдә суыткычка, аннары флорентинага алып китә. Монда инде май судан аерыла һәм сөзеп алына. Ә мае алынган ылысны витаминлы онга файдаланырга була.
Тарих шуны күрсәтә: 1938 елда илдә 2500 тонна ак чыршы мае җитештерелгән. 1969 елга ул 127 тоннага торып калган. Белорет якларында халык чыршы маен ревматизм, буыннар сызлаудан җәфаланганда ууга файдалана торган иде.
Табигать белән кешенең һичкайчан да бер-берсен аңлап, бер-берсен тулыландырып яши алганнары булмады. Алар арасындагы көрәш, адәм баласы бу дөньяга хасыйл булганнан бирле, һич тукталганы юк. Галимнәр хафаланып белдерүенчә, Җир йөзендә һәр көнне бер төр җан иясе һәм атна саен нинди дә булса үсемлек мәңгегә югала икән.
Юлга чыксаң, анда-монда “Урман – безнең байлыгыбыз, аны сакла!” дигән плакатлар күренеп кала. Минемчә, аларга шулкадәр дә күнегелгән эчтәлеге зиһенгә дә, йөрәккә дә барып җитми. Шул ук вакытта урман байлыкларын кадерләү, хуҗаларча файдалану җәһәтеннән илебез дөньяда иң арткы урыннарда сөйрәлә.
Планетада ел саен 17 миллион гектар урман уттан һәм балтадан һәлак була. Ерак Көнчыгышта, Себердә ел саен меңнәрчә гектар урман кыркыла, иң яхшы агачлар урлап киселеп, чит илгә озатыла.
Янгын, зарарлы бөҗәкләр, җил-давыл Башкортстан урманнарын да тәләфли. Берничә ел элек көчле давыл Дүртөйле районындагы үзенчәлекле Әңгәсәк карагайлыгын, Бөре, Илеш ягы урманнарын кырып-егып үтте. Ул каза үзен әле дә сиздерә, һәлак булган каләмдәй төз карагайлар урынына икенчеләре кайчан үсеп, агач була әле!
Элек, СССР дигән илебез булганда, анда 120 дәүләт тыюлыгы һәм өч милли парк бар иде. Әйткәндәй, Башкортстанда хәзер өч табигать тыюлыгы һәм ике милли парк эшли. Димәк, урманнарны, җир-суны саклау мәсьәләсе дәүләт яклавында.
Ләкин бу гына игътибар җитми. Дистәләрчә ел Башкортстан урманнарында, башлыча, карагай, ак чыршы каен кыркырга тырышалар. Нәтиҗәдә, карагай, ак чыршы урманнары текә тау битләүләрендә генә калып бара. Фанера җитештерү өчен каен күпләп тотыныла. Карагачлыклар бөтенләй юк диярлек. Шул ук вакытта урманчылар агачы кыркылган майданнарга яңа үсентеләр утыртып өлгерми. Әгәр бушаган диләнкәгә ике ел эчендә карагай утыртуны хәстәрләмәсәң, аны элек кура җиләге, төрле куаклыклар, аннан соң усак, каен басып ала.
Республиканың 40 процент мәйданын урманнар били, дип горурланып әйтсәк тә, анда ылыслы агачлар нисбәте 15–20 проценттан артмый. Каенныкы 30-32 процентка җитә. Ләкин зыянның иң зур өлеше агачны аударып хәзерләгәндә килә. Миңа моннан утыз ел чамасы элек урманчылар катнашлыгындагы бер сөйләшүдә булырга туры килгән иде. Шунда китерелгән мисаллар аптыратты: әгәр, мәсәлән, 850-900 мең кубометр агач хәзерләнә икән, аннан ким дигәндә 150 мең кубометр калдык ятып кала. Шушы хәл булмаса, ел саен кимендә мең гектар урман кыркылмас иде. Шуннан бирле агач хәзерләү технологиясендә әллә ни үзгәрешләр күренмәде. Диләнкәләргә яңа, җитештерүчәнле техника килгән хәлдә дә, һәр гектарга уртача 7-8 кубометр ташландык агач калганда, югалтулар ис-акылың китәрлек.
Агач диләнкәдән чыгарылды да эш бетте дигән сүз түгел. Ул каезлап, юнып, ниндидер бер әйбер рәвешен алганчы бүрәнә үзенең ким дигәндә яртысын югалта. Агачның шактый өлеше, алда әйткәнчә, оч, төп, ботак, түмгәк, тамыр хәлендә диләнкәдә үк ятып кала. Бездә, гадәттә, ул чери. Арытаба агач гәрбил, кайрысы, туз, йомычка, пычкы чүбе рәвешендә “ябыга” бара. Ә бит саналган шушы ук әйберләр – үзе бер хәзинә. Алардан агач-йомычка һәм цемент-йомычка плитәләр эшләргә, урман химиясе предприятиеләре оештырырга мөмкин.
Урман исә агач кына түгел. Аңа ышыкланып, җиләк-җимеше дә, гөмбәләр, күптөрле дару үләннәре дә үсә. Кемдер шул хәзинәләрнең сумнар белән исәпләнгән кыйммәтен чамалаган булдымы икән? Һәрхәлдә, белгечләр, урман бүләкләренең ике проценты гына кеше файдасына китә, дип раслый.
Дару үсемлекләрен, җиләк-җимешне, гөмбәләрне җыю, сатып алу, эшкәртү бездә оештырылмаган. Шул ук вакытта кайберәүләр урманда җимеш-җиләкне агачын сындырып, йолкып җыя, гөмбәләрне төптән каерып ала. Урман күпләр өчен учак ягып, кәеф-сафа кору урыны гына. Аларның артыннан өем-өем чүп, консерва банкалары, шешәләр ятып кала, сүндерелмәгән куздан янгын чыга.
Урманны “җирнең яшел юрганы” да, “тере калкан” дип тә йөртәләр. Әгәр аңа үзебез калкан булмасак, урман да мәңге яши алмас.
“Урал урманнары шау-шу итә...” Борынгы халык җырларының берсе шулай башлана. Һәм гаҗәп тә түгел, чөнки татар-башкортның көнкүреше, шөгыле турыдан-туры урман, аның сулары, киек-җәнлекләре, җиләк-җимешләре белән бәйләнгән булган. Урман кешене туендырган да, киендергән дә, ачы җилләрдән генә түгел, кайчак дошманнардан да саклаган. Башкортстан урманнарына кагылышлы байтак легендалар, хикәятләр, әкиятләр яисә булган хәлләр сакланып килә.
Бу тарихны миңа узган гасырның 70нче еллары башында Белорет шәһәрендә сөйләгәннәр иде. 1902 елда тау-завод лесничие Константин Пиоро Алтай тайгасыннан эрбет (кедр) орлыклары алып кайтып, шәһәрнең көньяк-көнчыгышындагы нарат урманы эчендә берничә гектарга чәчкән. Тырышлыкка һәйкәл булып, сөзәк тау битләрендә эрбет урманы күтәрелә. Ләкин, кызганычка каршы, Магнитогорск – Белорет тимер юлын һәм югары вольтлы электрүткәргечне сузганда плантациянең күп өлеше һәлак була. Хәзер эрбет агачларының бер өлеше генә исән.
Теге урманчының улы Константин Константинович белән әлеге урманга килдек. Баһадир агачларны тәү карашка карагайдан аеруы кыенрак, әмма эрбет базыграк, ботаклары тармаклы, энәләре дә каргайныкыннан озынрак. Пиоро агачлары чикләвек бирә, ләкин аларга урындагы урманчыларның, шул исәптән мәктәп укучыларының да игътибары җитешми.
Мәгълүматлардан күренүенчә, илебездә тәүлегенә уртача 1 миллион кубометр агач тотыныла. Без әле аның бүрәнә килеш чит илләргә озатылганын әйтмибез. Һәр гектардан 200 кубометр агач алдым дигәндә дә, тәүлеккә 5 мең гектар урман киселә дигән сүз. Димәк, “бер агачны киссәң, икене утырт” дигән кагыйдә яшәргә тиеш.
Урман үстерүчеләр катлаулы селекция эше дә алып бара. Кисү өчен бүленгән урманда орлыклык агачлар калдырыла. Биеклеге, юанлыгы, чатырының киңлеге билгеле бер таләпләргә җавап биргән агачлардан югары сортлы орлыклар алалар. Һәм урманнарны тергезү өчен файдаланалар. Ләкин ул агачлар сирәк очрый.
Урман үзенә мөкиббән бирелгәннәрне генә үз итә. Андый кешеләр республикабызда күп, әлбәттә. Миңа заманында Туймазы урманчыларының хезмәте белән якыннанрак танышу форсаты тигән иде. Монда тәҗрибә-үрнәк урман хуҗалыгының Имангул авылы янындагы питомнигында мастер булып СССР Дәүләт премиясе лауреаты Йосыф Тимербай улы Фәррахов эшләгән иде. Аның хезмәте – үзе бер мавыктыргыч тарих.
Соңгы чорга кадәр Туймазы урманчыларын Йосып абыйның улы, биология фәннәре кандидаты Рафаил Фәррахов җитәкләгән иде. Гомумән, туймазылылар һәр җәһәттән үрнәк булырлык. Утыз биш ел элек биредә элекке директор, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Игорь Сәхи улы Юлашев җитәкчелегендә тау битләүләренә агач утырту ысуллары эшләнде. Заманында бу барча илдә яңалык булды. Туймазы шәһәрендәге урамнарның берсе шунда озак еллар баш лесничий булып эшләгән Русия Федерациясенең атказанган урманчысы, Русия Дәүләт премиясе лауреаты Николая Филиппович Морозовның исемен йөртә. Әйткәндәй, урманчыларга илдәге бердәнбер һәйкәл Йосып Фәррахов белән Николай Морозов хөрмәтенә Туймазыда куелган. Шушы шәһәргә кергән дүрт юлның як-ягына, аллея итеп, дүрт төрле агачлар утыртылган.
Эх, һәркайда урман рыцарьлары гына эшләсә, һәммә урында аны яраткан кешеләр генә яшәсә! Үкенеч, әмма урманны җәберләүчеләр дә табыла.
Безнең якта, Әбҗәлил районының Казмаш авылына якын җирдә, булган бер хәлне мин исәрлек дип аңлатам. Авылдан дүрт-биш чакрымда дүрт кешенең дә колачы җитмәслек карагач бар. Бу картлачның орлыгыннан якын-тирәдә тоташ карагачлык хасыйл булган. Бер тракторчы шул тирәдә җир сөргәндә кызык өчен генә карагачның ботагын аерырга тарттырып караган. Ярый корыч аркан шартлап өзелгән, ә баһадир кымшанмаган да. Әгәр киресенчә килеп чыкса? Ул агачлар – табигать байлыгы. Алар җәмәгатьчелек, яшь табигать саклаучыларның каравына алынырга тиеш. Алар дәүләт тарафыннан да саклана.
Хәзер Башкортстан районнары буйлап, бигрәк тә аның таулы-урманлы, күлле төбәкләренә туристлар күпләп йөри. Һәр урында аларга хәстәрлекле игътибар да, катгый таләп та булсын иде. Туристларны билгеле бер юнәлешләрдән генә йөртергә, агачларны телгәләүдән, су буйларының ямен җибәрүдән сакларга кирәк. Бу җәһәттән укучыларның “Яшел патруль”ләре, мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнүчеләр күп эш башкара ала.
Әйе, урман кеше ярдәменә мохтаҗ. Һәр агачка, һәр куакка, һәр җан иясенә карата игътибарлы булырга кирәк, чөнки агач төбендә ягылган ут та, кайрысына салынган тамга да агачның һәм тоташ урманның чирләвенә һәм һәлак булуына китерүе мөмкин. “Урман үз байлыгын кешеләргә бирергә һәрчак әзер, – дип язды урманчы, Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Иванович Орешкин. – Бездән аны уйлап, хуҗаларча һәм кайгыртучан файдалану гына таләп ителә”.
Хак фикергә тагын нидер өстәү зарурлыгы бармы икән?!
Урманнарыбызның хәле елдан-ел мөшкелләнә бара. “Кара болытны кара урман тарта”, – дигәнне раслагандай, урман илебездә, чыннан да, кара яуның корбаны булды. Башкортстан урманнары, мәсәлән, халыкныкы түгел, ә без күрмәгән байлар һәм мут кешеләр кулына калды. Ата-бабалардан калган уртак байлыктан гади кеше хәзер мунча бурарлык та агач ала алмый. Шул ук вакытта череп яткан агач урманлы төбәкләрдә тау-тау.
Табигатькә җансыз, телсез мөгамәләдә булу – хата. Бу җәһәттән халык:
“Урман әйтмәс, димә,
Кыр ишетмәс, димә,
Күл күрмәс, димә;
Урманның авызы бар,
Кырның колагы бар,
Күлнең күзе бар”, –
дигән сүз калдырган. Шушы хакыйкатьне онытуыбыз гына үкенечле.
Марсель Котлыгалләмов.