

Соңгы унъеллыкта базар икътисады аграр тармакта традицион булмаган җитештерү юнәлешләренә игътибар итәргә, хәтта онытылган технология алымнарын кулланырга мәҗбүр итә. Әлеге шартлар Русия өчен аеруча мөһим. Чөнки, совет чорында формалашкан дәүләт планының, дәүләт сатып алуының юкка чыгуы илдә җитештерүдә тотрыклылыкны киметүгә китерде. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, яңа базар мөнәсәбәтләрендәге көндәшлектә аграрийларның байтагы үз урынын таба алмады. Бүген бу хәл үзгәреп килә. Җитештерүчеләр маржиналь культураларга күбрәк игътибар итә, сәүдә-базар конъюнктурасын өйрәнә.
Үсемлекчелектә, мәсәлән, соңгы елларда майлы культуралар арасында чит илләрдә сояга игътибарны күбрәк бирә башладылар. Аны “кытай борчагы” дип тә йөртәләр. Майлы культуралар арасында ул дөнья буенча тулай җитештерүдә 60 процентны ала, шул ук вакытта рапсның өлеше — 11, ә көнбагышныкы 8 процент тәшкил итә. Әлеге вакытта ул Җир шарының биш континентында игелә. Якынча исәпләүләр буенча, узган авыл хуҗалыгы елында дөньяда соя уңышының тулай җыемы 361, 82 миллион тонна тәшкил иткән. Аннан алдагы ел күрсәткеченнән 7 процентка күбрәк бу. Ә ике ел арасында аның гомум мәйданы 4 процентка, ягъни 5,33 миллион гектарга арткан. Сояны иң күбе Бразилиядә үстерәләр. Анда ул 38,6 миллион гектар тәкшил итә. Шулай ук, АКШ, Аргентина, Һиндстан, Кытай иң күп мәйданда үстергән тәүге биш ил исемлегендә.
Аграр экспертлар билгеләвенчә, үсемлекчелектә соя мәйданнарының артуы дөнья базарында аңа ихтыяҗ зур булуын һәм аны игүчеләргә югары керем бирүен дә күрсәтә. Икенчедән, әлеге культураның аны үстергән илләрнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын, шул ук вакытта отышлы экспорт товары булуын да дәлилли.
Дистәләрчә еллар элек кытай борчагы Русия киңлекләрендә дә шактый зур урын алган. Бөек Ватан сугышына кадәр, мәсәлән, сенаж һәм силос хәзерләүдә, яшел массасын малларны өстәмә тукландыру максатында файдаланганнар. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы җитештерүендә реформалар башлангач, бу культурага ихтыяҗ да, аны үстерүгә таләпләр дә йомшарды.
Күптән түгел илдә кытай борчагына карашның уңай якка үзгәрәчәген күрсәткән зур чара үтте. Идел буе федераль округында Соя җитештерүчеләр берлеге оештырылды. Аның штаб-фатиры Самара шәһәрендә урнашкан.
Әлеге берлекне оештыруның максаты нидән гыйбарәт? Башкортстанда кытай борчагын үстерүнең киләчәге бармы һәм аның икътисади отышлылыгы нәрсәдә? Әлеге һәм башка сораулар белән без күптән түгел генә шушы берлек форумында катнашкан Башкортстан дәүләт аграр университетының кафедра профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаяновка мөрәҗәгать иттек.
— Рәзит Баязитович, федераль округта Соя җитештерүчеләр берлеге оештырылуга нәрсә этәргеч бирде? Галим буларак, Сезнең фикерегез ничек: аграр җитештерүдә ул үз урынын табачакмы?
— Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр федераль округка караучы төбәкләрдә соя җитештерү, ничектер, үзагышка куелган иде. Аның сәбәпләре дә бар. Әлеге культураны игү технологияләре юк дәрәҗәдә. Үстерелгән продукцияне сату мөмкинлеге дә чикле. Үстерү өчен тиешле матди база да кирәк. Зур булмаган фермер хуҗалыкларының да майлы культуралардан — көнбагыш, ә кузаклылардан борчак белән генә чикләнүе дә яңалык түгел. Иң аянычлысы — сояны техник культура буларак түгел, ә азык культурасы буларак кына игүгә күчтеләр.
Ни сәбәпле аз үстерелә, дигәндә, мин төп сәбәп аны сату базары булмавында, дип җавап бирер идем.
Гомумән, бу юнәлештә ил күләмендә караш үзгәрә башлады һәм ул зур өметләр уята. Әйтик, рапс мае сыгу заводлары эшли башлады. Казан, Липецк, Барнаул, Бийск һәм илнең башка шәһәрләрендә 300 мең тоннага кадәр май сыгу куәтенә ия заводлар бар. Көнбагыштан рапс мае сыгу технологиясенә күчү дә эшкәртүче өчен мәшәкатьле түгел. Республикабызның Чишмә май сыгу заводы, мәсәлән, шулай эшли дә. Әлеге завод рапс мәйданнарын арттыруга йогынты ясады. Соя турында сөйләгәндә рапс мисалы очраклы түгел. Чөнки, рапс хәзерләү һәм эшкәртү технологияләрен соя өчен дә уңышлы кулланып була. Менә шушы проблемалар, минемчә, федераль округта берлек оештыруга этәргеч бирде.
Аның беренче форумы Самара өлкәсенең Идел буе районында оештырылды. Биредә әлеге культураны үстерү буенча бай тәҗрибә тупланган. Шунысы да игътибарны җәлеп итте: район эре сугару корылмалары күп булуы белән дә аерылып тора. Әйтергә кирәк, совет чорында андагы һәр гектар чәчүлек мәйданы сугарыла иде. Хәзерге көндә исә районда мондый мәйданнар 20 мең гектарга якынлашкан. Киләчәктә аны тагын 10 мең гектарга арттыру бурычы куелган.
— Форумда туган тәэссоратларыгыз белән дә уртаклашсагыз иде. Бигрәк тә соя җитештерү белән бәйле яңалыклар, тәҗрибәләр кызыксындыра.
— Форумда катнашучылар “Сев-07” җәмгыяте һәм Е. П. Цирулев фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Аларның икесендә дә кытай борчагы сугарылган мәйданнарда һәм баһарәдә (сугарылмый торган җирләр) 7 мең гектарда үстерелә. Сугарудагы культура һәр гектардан кимендә 30 центнер уңыш бирә. Әлеге чарада катнашучылар соя җыю эшен дә күрде. Фермер хуҗалыгында соя 3,5 мең гектарда үстерелгән. Биредә аны үстерү белән генә чикләнмиләр, шулай ук селекция эшенә, сортлар яңартуга да зур игътибар бирәләр. Хуҗалыкның үз фәнни селекция лабораториясе бар. Аңа авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Петр Полушкин җитәкчелек итә. Фермер хуҗалыгы шушы зона үзенчәлегенә яраклаштырып табылган сояның дүрт сортына патент алган.
Билгеле, кытай борчагын аның сортына игътибар итмичә һәм табигый зона үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча үстереп булмый. Алар төрле айда өлгерә. Һава температурасы, дымлылык — һәммәсе дә фәнни нигезләнергә тиеш. Федераль округтагы форумнан мин шундый тәэссоратлар һәм фәһем алып кайттым.
Әйтергә кирәк, биредәге чәчүлекләрдә сояның гына да 90нан артык сорты һәм аның линияләре сынала. Болар барысы да әлеге культураларны игәргә уйлаучылар өчен мөһим. Өйрәнергә, эзләнергә һәм тырышырга кирәк. Федераль округта узган форумның да төп максаты казанышлар белән танышуда гына чикләнми: соя үстерүчеләр дә, аны эшкәртүчеләр һәм хәтта сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнашучылар да бер командага тупланырга, берләшергә тиеш. Чөнки кытай борчагының халыкара базарга алып чыгу мөмкинлеге дә зур.
— Авыл хуҗалыгында, билгеле, кытай борчагы яңа культура түгел һәм аны Идел буе төбәкләрендә игүче республикалар да бар. Һәм, әйтергә кирәк, форум кысаларында аның делегатлары катнашкан ике хуҗалык тәҗрибәсе генә башкаларга үрнәк була алмый кебек. Әлеге вакытта кайсы төбәкләрдә ул уңышлы үстерелә? Бәлки, аларның үзләрендәге алшартлар да проблемага якынрак килергә ярдәм итә ала торгандыр?
— Миндә шундый мәгълүматлар бар: 2006 елда федераль округта сояның гомум мәйданы 13,36 мең гектар, ә гектар куәте 16,3 центнер булган. 2015 елдан соң аны җитештерү арта башлый. 2019 елда, мәсәлән, федераль округта кытай борчагы 126,5 мең гектар булса, быел 172,3 мең гектарга җитте. Төбәкләр арасында аны үстерүдә Пенза өлкәсе лидер булып тора. Анда ул 54 мең гектарга җитте. Чагыштыру өчен: әлеге күрсәткеч Самара өлкәсендә — 38, 9 мең, Ульяновск өлкәсендә — 18, Татарстанда — 5, Ырынбурда — 3 һәм Башкортстанда 4,5 мең гектар тәшкил итте.
Тикшеренүләрдән күренүенчә, Башкортстанда һәм Татарстанда соя культурасы мәйданнары зур түгел һәм борчакка игътибар күбрәк бирелүе күзәтелә. Галим буларак, аграр җитештерүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтергә телим: Русиянең Европа өлешенә караган төбәкләрендә кыскартылган шикәр чөгендере мәйданнарында соя игүгә күчтеләр.
Белешмә. Рәсми чыганакларга караганда, 2006-19 елларда соя мәйданы Башкортстанда — 13,4 мең, Татарстанда 15,8 мең гектарда кимегән. Шул ук вакытта, әлеге еллар дәвамында ил күләмендә бу күрсәткеч — 350 мең, шул исәптән федераль округта 5,7 мең гектарга арткан.
Федераль округның туфрак-климатик шартлары, төньяк өлкәләрдән Пермь краен һәм Удмуртия Республикасын исәпкә алмаганда, сугарылмаган мәйданнардан һәр гектардан кимендә 1,3-1,5 тонна соя уңышын үстереп алу мөмкинлегенә ия. “Басу көне - 2019” кысаларында, мәсәлән, республикабызның Тәтешле районында узган зона-киңәшмәсендә кытай борчагының гектар көче 8 центнер тәшкил иткәнен күрдек. Ә инде эшкәртелгән плантациядә, таләп ителгән технология һәм ашлама кулланылганда, аны һәр гектардан кимендә 1,5 тонна алып булачагы көн кебек ачык. Ул үзенең икътисади отышлы булуы ягыннан һәр гектардан югары сыйфатлы 3,5-4 тонна сабан бодаена бәрабәр. Билгеле, без әлегә мондый күрсәткечтән бик ерак торабыз.
— Димәк, Башкортстан шартларында да кытай борчагы зур керем бирә ала. Бу өлкәдә эшләүче галим буларак, Сез республикада соя үстерү мөмкинлекләрен ничек бәялисез?
— Кызганычка каршы, Башкортстанда соя үстерүгә әлегә җитди караш, тәгаен аграр сәясәт тә җитмәде. Әгәр тарихка күз ташласак, бу юнәлештәге соңгы тикшеренүчеләрнең яңа гасыр башында гына “юл яруын” күрәбез. Галимнәрнең фикере нигезле: республиканың Урал алды дала зонасында кытай борчагыннан яхшы уңыш алырга була.
Аның чәчелү динамикасы да тотрыклы түгел. 2006 елда, мәсәлән, бездә кытай борчагы 300 гектардан артмаган булса, 2017 елда — 517, 2018 елда 342 гектар тәшкил итте.
2018 елда Бүздәк районының “Нерал-Бүздәк” җәмгыятендә сугарылган мәйдан — 18, ә сугарылмаганы һәр гектардан 15 центнер уңыш бирде. Әлеге мисал да Башкортстан шартларында сояны үстереп булуны күрсәтә.
Үткән елда көньяк урман-дала зонасына караучы Авыргазы районының “Салават” кооперативында баһарәдә әлеге культураның гектар куәте 2 тонна тәшкил иткән булса, быелгысы 1,8 тонна булды.
Игътибар итегез: быел соя мәйданнары арткан. Моның сәбәбе шунда — аграр җитештерүчеләр арасында башка культуралар белән чагыштырганда сояның өстенрәк булуын аңлаучылар арта. Аның башка кузаклыларга караганда, әйтик, борчактан иртәрәк өлгерүен һәм шуның белән урак эшләрен җайга салырга булышлык итүен дә билгеләргә кирәк. Икенчедән, безнең табигый-климатик шартларда борчак уҗым культуралары белән бер вакытта диярлек өлгереп, басу эшләренә киренкелек өсти. Ә соя, кагыйдә буларак, сентябрьнең икенче яртысында яисә азагында өлгерә һәм көзге урак эшләренә “нокта куя”.
Шунысы да куанычлы: республика Хөкүмәтенең Урал аръягы районнарында мелиорацияне камилләштерү буенча перспективалы программасы да әлеге юнәлешне колачлырак үстерүгә ышаныч өсти. Бу программаның республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хуплануы мөһим. Һәм без, галимнәр, республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелүеннән файдаланып, Урал аръягы районнарында маржиналь, майлы һәм кузаклы культура буларак, кытай борчагына да игътибар бирелергә тиеш, дигән тәкъдимдә.
Белешмә. “АПК-Информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2020-21 хуҗалык елында Русиядән рекордлы күләмдә — 1,38 миллион тонна соя экспортланган. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Узган елда аның тулай җыемы 2 процентка кимүгә карамастан, экспорт үсеше Кытай тарафыннан ихтыяҗның зур булуы белән аңлатыла. Узган хуҗалык елында илдәге соя экспортының 38 проценты Кытайга туры килгән.
— Рәзит Баязитович, Сезнең белән әңгәмәдә илдә, дөньяда соя үстерү перспективалары, проблемалар турында кызыклы мәгълүматлар яңгырады. Билгеле, сояны үстергән очракта да һәр аграр җитештерүче дөнья базарына чыга алмый. Кытай борчагын ни өчен үстерергә кирәк һәм ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тәгаен нинди файда китерәчәк?
— Сүз дә юк, үстерсәгез отышлы булыр, дип кенә аграр җитештерүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп тә, аларның теләген уятып та булмый. Ни дәрәҗәдә һәм ничек эшләгәндә Кытай борчагының керемле, отышлы булуын җир хуҗалары үзләре генә хәл итә ала.
Базар шартларында яшибез. Ихтыяҗ бар. Әлбәттә, әлеге культураны экспортка сату максаты белән генә үстереп булмый. Илнең, республиканың эчке сәүдә базарында да ихтыяҗ аз түгел. Өйрәнергә, югарыда әйткәнемчә, базар конъюнктурасы белән хәбәрдар булырга кирәк.
Шуны да ассызыкларга телим: соя һич тә кеше организмы өчен зарарлы продукт түгел. Кулланырга ярамый икән, дип, юк-бар хәбәр таратучылар сүзенә ышанырга ярамый.
Ни өчен кирәк, дигәндә, сүзне аны орлыкка үстерү перспективаларыннан башларга кирәктер. Аны азык сәнәгатендә сөт продукцияләре җитештерүдә, соя аксымын ит продукциясен баетуда кулланалар. Кытай борчагы аксымы күп булган эчемлекләр эшләүдә файдаланыла. Икмәк-булка ризыкларын, мәсәлән, аксым белән баету чыганагы да булып тора ул. Спорт белән шөгыльләнүче балалар өчен һәм функциональ туклану продуктлары җитештерүдә дә соя уңышлы кулланыла.
Башка басу культураларыннан кайсы ягы белән өстен соң? Сояга бәяләр дөнья базарында елдан-ел арта һәм, соңгы мәгълүматлар буенча, тоннасы 50 мең сумнан югарырак. Бодай һәм техник культуралар игүгә тотынылган чыгымнарга караганда, кытай борчагы шактый арзангарак төшә. Шулай ук, ашлык культуралары һәм көнбагышка караганда, аның бик күпкә рентабельлерәк булуын билгеләргә кирәк. Чәчү әйләнешендә кытай борчагының яхшы элгәр (предшественник) икәне дә мәгълүм. Гадәттә, соядан соң чәчелгән бодайның уңышы 17-25 процентка күтәрелә.
Белешмә. Азык хәзерләүдә бер тонна соя үзенең мае һәм аксым энергиясе исәбенә 10 тонна фураж бодаен алыштыра. Үсемлекчелектә туфрак уңдырышлылыгын күтәрү өчен кирәкле минералларны алуга караганда, җиргә үзе күбрәк күләмдә бирүче бердәнбер культура ул. Бер гектар сояда, мәсәлән, экологик яктан чиста ашлама чималы булган 5 мең һәм аннан да кыйммәтрәк булган суммадагы азот туплана.
Бүген республикада кытай борчагын үстерергә кирәкме, дигән сорау актуаль түгел. Ә аның ни дәрәҗәдә табышлы һәм үстерү мөмкинлекләре турында җир хуҗалары үзләре уйлар дип ышанам. Билгеле, бу мәсьәләгә, тармак министрлыгы да битараф түгел. Ә инде җитештерү һәм эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәш бирү, фәнни казаныш үрнәкләре белән таныштыру өчен аграрийлар белән хезмәттәшлеккә галимнәр һәрвакыт әзер.
Ә сез беләсезме?
Кытай борчагы — иң борынгы культураларның берсе. Тарихи чыганакларга караганда, аны 6-7 мең еллар элек игә башлаганнар. Культура буларак, аның ватаны — көньяк-көнчыгыш Азия, төгәлрәк әйткәндә, Кытайның төньяк һәм көнчыгыш өлешләре.
Революциягә кадәр аны, Кавказдагы һәм Ерак Көнчыгыштагы кайбер районнарны исәпләмәгәндә, барлык төбәкләрдә дә үстерәләр. Төрле климатик зоналарда ул 1927 елда гына тарала башлый. 1931 елда аның гомум мәйданы илдә 461 мең гектарга җитә.
Климатик шартлар яхшы булуга карамастан, соя АКШ һәм Кытайга караганда Русиядә бик акрын тарала һәм чәчелә.
Ул кузаклылар төркеменә караса да, әлеге вакытта бик күп илләрдә төп майлы культура булып исәпләнә. Иң зур мәйданнар — АКШта.
1940 елларга кадәр кытай борчагы АКШта да мал азыгы буларак кына файдаланыла һәм бу илдә аның гомум мәйданы 1,92 миллион гектардан артмаган. 20 елдан соң ул кешеләр өчен азык рәвешендә кулланыла һәм 1961 елда соя мәйданнары 10,8 миллион гектарга җитә, тагын 20 елдан соң янә ике тапкырга арта.
ХХ гасырның беренче яртысында сояны бөртеккә иң күп күләмдә үстергән ил — Кытай: дөньядагы тулай җитештерүнең 80 проценты туры килә. 2010 елда Кытай дөньяда экспортланган 80 миллион тоннаның 40 миллион тоннасын сатып алган булса, тагын да 10 елдан соң әлеге күрсәткеч 80 миллион тоннага җиткән.
Соя — җылылык һәм дым яратучы культура. Аның орлыгы шытым бирү өчен минималь температура 6-7 градустан түбән булмаска тиеш. Яшь үсентеләр 3 градус салкынга бирешми һәм көзге суыклар 2-2,5 градус булганда да алар үзләрен яхшы хис итә.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.