Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 ноябрь , 19:40

Баймак районында карантин кертелгән

Баймак районында мөгезле эре терлек нодуляр дерматит белән авыруга дучар булды. Карантин кертелгән.

Баймак районында карантин кертелгән

Район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев социаль челтәрләрдә үз битендә хәбәр иткәнчә, нодуляр дерматит билгеләре булган мөгезле эре терлекләр авыруы Мукасов авыл биләмәсенең 1нче Төрекмән авылы территориясендә ачыкланган. Пробаларны караганнан һәм сайлап алганнан соң, 124 баш мөгезле эре терлек асрала торган һәм шулардан артып киткән 17 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 76 баш терлеге булган ике крестьян-фермер хуҗалыгы ачыкланган. Барлык авыру хайваннар да юк ителгән.

«Бүген без әлеге авыруның учагы табылган авыл халкы белән җыен уздырдык, белгечләр аларның барлык сорауларына җавап бирделәр. Бу проблема кешеләрне бик борчый, чөнки күпләр өчен терлек үрчетү керем чыганагы булып тора. Авыру чыганагын локальләштерү өчен торак пункт тирәсендә карантин постлары куелган. Карантин әлегә 3-4 атнага кертелде, хәлне даими күзәтеп торачакбыз. Иртәгә безгә 15 километр радиуста барлык терлекләргә дә прививка ясатырга тиеш, аңа 8 авыл керә. Әлбәттә, 2021 ел авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмады. Без кешеләр белән бу проблеманы оператив рәвештә хәл итәрбез дип өметләнәбез", - дип шәрехләде Баймак районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Азат Шәрипов.

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләре табылган очракта, Баймактагы 7(34751)3-33-21; 7 (34751) 3-32-37 телефоннарына шалтыратып, кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин