

Алар 2019-21 елларда грантлар алу конкурсларында катнашып, 2,3-3,4 миллион сум отып, үз эшләрен башлап җибәрә алды. Өч яңа фермер - ит терлекчелеген, икесе – сөт терлекчелеген, тагын берсе ат үрчетүне үстерә.
- Бүген Балакатай районында авыл хуҗалыгы продукциясенең 75 проценты терлекчелек исәбенә формалаша, - диде вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Хөкүмәтенең күчмә утырышында.
Бу әлеге территориядә терлекчелекнең иң отышлы юнәлеш булуына бәйле, барыннан да элек, икътисади яктан караганда, һәм алга таба уңышлы үсешнең реаль перспективалары бар. Кече хуҗалыклар секторында ит терлекчелеге, ат үрчетү, умартачылык кебек тармакларның иң зур резервлары бар.
Илшат Фазрахманов балакатайлыларны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының грант программаларында активрак катнашырга чакырды.
Әлегә 2022 елда «Агростартап» грантына конкурсларда Балакатай районының 7 кешесе катнашырга ниятли. Алар инде муниципаль районның эшкуарлык сәгатендә катнашырга теләк белдергән, анда үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итәчәкләр.