+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 декабрь 2021, 05:25

“Авыл хуҗалыгында безнең потенциал бик зур”

Республика икътисады ничек үсешәчәк? Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә фикерләрен җиткерде.

“Авыл хуҗалыгында безнең потенциал бик зур”“Авыл хуҗалыгында безнең потенциал бик зур”
“Авыл хуҗалыгында безнең потенциал бик зур”

“Күптән түгел генә мин икътисадтагы хәл һәм аның үсешен тәэмин итү турындагы планнарыбыз турында яздым, бүген дәвам итәм. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы турында да сөйлим. Ел башыннан ул 8,5 процентка үскән. Бу аномаль эссе җәй белән бәйле иде, ул чәчүлекләрнең үлеменә һәм бөртеклеләр уңышының яртысын диярлек югалтуга китерде.

Фермерларга ярдәм итү өчен без аларга миллиард сум бүлдек. Бу - ел башында алган суммаларга өстәмә. Җитештерүчеләргә орлык, терлек һәм азык сатып алу өчен акча кирәк. Киләсе елда без аларга техника, ашламалар, химик эшкәртү, чәчү кампаниясен оештыру һәм алдагы ике елдагы бурычларны каплау чыгымнарын субсидиялибез. Бу максатларга 3,5 миллиард сум юнәлтеләчәк. Әлеге чаралар безгә авыл хуҗалыгын ел дәвамында тотрыклы эшләтергә мөмкинлек бирер дип исәплибез. Озайлы сроклы перспективада без ел саен 1,8 проценттан 2,9 процентка кадәр үсеш булыр дип уйлыйбыз.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә безнең потенциал бик зур. Хәзер ул начар үсешкән. Моның сәбәпләре күп - инфраструктурадан алып, оештыру чараларына кадәр. Җиһазлар бик нык тузган һәм искергән. Шуңа бәйле рәвештә без азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүнең алты еллык программасын эшләдек. Ул тармакның системалы проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән һәм монда бизнес өчен иң уңайлы шартлар булдыруны күздә тота.

Төп бурычлар итеп без түбәндәгеләрне билгеләдек: кече күләмдә продукция эшкәртүчеләрне һәм эшкәртү кооперативларын үстерү; тышкы һәм эчке базарларда республика продукциясен популярлаштыру һәм алга җибәрү. Бу безгә яңа производстволар булдырырга, эшкәртү күләмнәрен арттырырга һәм әзер продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк - шул исәптән югары өстәмә бәя белән. Тармак предприятиеләренә без, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез. Төп чаралар арасында - ташламалы кредитлау; алкогольсез эчемлекләр җитештерү өчен авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазлар һәм чимал сатып алуга чыгымнар өлешен каплау; производстволарны модернизацияләүгә чыгымнарны компенсацияләү; «Росагролизинг» программасы кысаларында лизинг түләүләрен субсидияләү. Кече предприятиеләргә дә грантлар биреләчәк.

Башка тармаклардагы кебек үк, авыл хуҗалыгында да инвесторлар белән актив эшлибез. Алар "Бәләбәй сөт комбинаты", "Таврос", "Уфагормолзавод", “СИГМА”, "Строганов", "Кошчылык активлары трасты" һәм тармакның башка предприятиеләрендә җитештерү үсешенә зур күләмдә акча кертә.

Гомумән алганда, 2026 елга без күргән чаралар хисабына эшкәртү һәм азык заводлары санын меңнән ике меңгә кадәр арттырырга планлаштырабыз. Бу бурыч бик реаль, аны нәтиҗәле итеп эшләргә генә кирәк”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас