

Башкортстанда чираттагы сөт фермасын робот-савучылар белән җиһазландырдылар. Бу юлы Швециянең «DeLaval» кампаниясе җайланмаларын Иглин районының «Агротех» предприятиесендә урнаштырдылар. Ул лизингка алынган, бәясе - 42 миллион сум. Шунысы куанычлы: АПКның техник паркын яңарту буенча республика программасы нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиесе чыгымнарның яртысына кадәр өлешен каплауга исәп тота ала.
Ленин авылында роботлаштырылган саву залын ачу тантанасы кичә узды.
- Бүген без республикада заманча, роботлаштырылган саву залын ачуда катнашабыз, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Савучы-роботлар максимум сөт алырга ярдәм итә, өстәвенә, иң сыйфатлысын, чөнки, кешедән аермалы буларак, алар ялгышмый, искермиләр дә. Мондый җиһазлар - киләчәгебез. Һәм ул, һичшиксез, перспектива турында уйлаучы предприятиеләрдә барлыкка киләчәк. Безгә сөт, ит һәм башка терлекчелек продукциясен югары җитештерүчәнлеккә ирешү бик мөһим. Безгә заманча, югары технологияле җиһазлар бик кирәк, - диде ул.