Өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшкәндә тарих китабының битләрен берәм-берәм ачасың да бүгенге тормыш белән чагыштырасың. Нәтиҗәдә, аларның әйткән сүзләре бик күп нәрсәләргә карашыңны үзгәртә. Бу мәкалә герое Усман Хәлиуллинның язмышы да илдәге вакыйгалар белән тыгыз үрелеп бара. Беренче Бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, ачлык һәм колхозлашу еллары турында ул картәтисе һәм әтисе сөйләгәннәр аша белсә, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авылны тернәкләндерү, социалистик хезмәт ярышлары, үзгәртеп кору чоры, базар икътисады һәм санлы дөньяга күчүне үз күзләре белән күрә, йөрәге аша үткәрә.
Кушнаренко районының Каратәкә авылында яшәүче Усман Хәлиуллин бәхетен туган төягендә таба һәм гомерен туган җирендә кичерә. Ул шушы авылда биш балалы крестьян гаиләсендә туып-үсә. Аңа биш яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ил өстендә афәт булуга карамастан, ата-ана балаларына белем бирергә тырыша.
– Сугыш елларындагы ачлык, юклыкны безнең чор балалары үз иңнәрендә татып үсте. Мин 1944 елда беренче сыйныфка бардым. Мәктәпкә йөрергә кием дә юк иде. Авыл халкы ачлы-туклы яшәде. Шулай булса да, укырга тырыштык. Мәктәптә дәфтәр урынына иске гәзит кисәкләрен кулландык. Мичтән корым алып, аны суда бутап, язу карасы ясый идек. Туган авылымда җиде сыйныфны тәмамлап, сигезенчене күрше авылга йөреп укыдым. Ә менә бертуган апаларым 4 сыйныф белән чикләнде, – дип искә ала Усман абый.
Мәктәпне тәмамлагач, Усман туган колхозына эшкә урнаша. Аңа ферма малларын карауны ышанып тапшыралар. Ул авылдашлары алдында үзен җаваплы һәм тырыш, шул ук вакытта техниканы яратучы егет итеп таныта. Шуңа күрә дә яшь егетне Чакмагыштагы механизация училищесына укырга җибәрәләр. Бер ел укып, механизатор таныклыгы алгач, “Ильич” колхозында тракторчы, комбайнчы булып җиң сызганып эшкә керешә. Борчак уру, арыш, бодай, арпаның бер бөртеген дә калдырмыйча урып-сугу, карабодай, көнбагыш җыю – барысы да аның алтын куллары аша үтә. Туган илгә хезмәт итү дәверендә Усман Хәлиуллин алты “Нива” комбайнының штурвалы артына утыра, аның төрле өлешләрен күп тапкырлар сүтеп җыярга туры килә.
– Иртәнге алтыда эшкә чыгып китеп, караңгы төшкәч, кайчак төн уртасы җиткәч кенә өйгә кайтып керә идек. Иртә яздан кара көзгә кадәр басуда эшләдем. Кайбер елларда кар иртә ятып, соңгы культураларны җыярга өлгерми кала идек. Мондый чакларда басу читендәге карны трактор алдан ярып бара, аның артыннан көнбагышны урырга комбайннар керә. Ә ул комбайнның җил-яңгырдан ышыклардай кабинасы да юк иде. Менә шундый авыр шартларда эшләсәк тә, социалистик ярышта җиңүчегә бирелүче әләм комбайнымда гел җилфердәде, – ди Усман абый.
Егерменче гасырның алтмышынчы елларында Башкортстанда колхозчыларга йорт салып керү мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен теләгән кеше Караидел якларында урман кисәргә барырга тиеш була. Ә инде эш хакына өй бурасы ала. Шушы программа буенча авылларда йортлар яңартыла, төзелә. Усман Миңнислам улы да Караиделнең калын урманнарында агач кисеп, үзенә йорт салырга нарат бүрәнәләре хәзерли. Аларны соңыннан Павловкадан Кушнаренкога кадәр сал белән агызып алып кайталар. Нәтиҗәдә, алты почмаклы йорт салып чыгалар.
Тарих битләрендә җитмешенче еллар Советлар Союзында яңа ачышлар чоры булып язылып кала. Бу илдә колхозларның ныклы үсеш чоры була. Советлар Союзына кергән төбәкләр дә даими рәвештә бер-берсенә ярдәм итеп тора. Шундый “ярдәм кулы” командировкасында Усман абыйга да катнашырга туры килә. 1968 елда Иркутск өлкәсендә сентябрь башында ук кар явып китә. Игеннәр җиргә егыла, аны урып-җыю авырлаша. Җыелып бетмәгән уңышны келәтләргә кертер өчен илнең барлык почмакларыннан комбайнчыларны шунда җибәрергә карар кылына. Әлбәттә инде, мондый җаваплы эшкә тырыш һәм уңганнарны гына сайлап алалар. Беренче рейс белән Башкорт АССРыннан 50 комбайнчы юлга чыга. Шуларның алтысы Кушнаренко районыннан була. Берничә көннән тагын иллеләп кеше Иркутск өлкәсенә юллана. Бу исемлектә булган һәм чит өлкәдә уңыш җыюда катнашкан Усман абый болай сөйли: “Без Иркутскига самолет белән төнлә килеп төштек. Коеп яңгыр ява, аяк асты пычрак, юеш балчык итеккә сылашып ката. Авыл хуҗалыгы министрлыгының бинасына барып кундык та икенче көн иртә белән безне Байкал күле ягына алып киттеләр. Анда да колхоз конторасында кунып чыктык. Аннары эшләячәк комбайннарны күрсәтеп, комбайнчыларга тапшырдылар, безне фатирларга урнаштырдылар. Анда бер ай дәвамында уңыш җыйдык. Ангара елгасы аша салынган күпердән дә комбайн белән үтәргә туры килде миңа! Комбайнны юып тапшыргач, туган якларга юлландык”.
– Гел генә колхоз эшендә йөреп, өйләнергә вакыт та булмады, – дип шаярта Усман абый.
Никахлар күктә языла, диләр. Хәлиуллиннар гаиләсенең барлыкка килүе дә моңа ачык мисал.
– 1974 елда басуда трактор белән соңгы культураларны чәчеп йөргәндә кич белән туган тиешле Наил минем янга килде. Аларның гаиләсендә бер егетне армия сафларына озаталар һәм шушы хөрмәттән табын коралар икән. Чакыруга ризалаштым да, тракторны басу читендә калдырып, бу авылдаш туганнарга килдем. Булачак хатыным белән шул табында таныштык. Шушы очрашудан соң мин кичләрен, велосипедка утырып, күрше Үгез авылына йөрер булдым. Ә инде урак вакыты җиткәч, өйләнешергә булдык. Колхозның йөк машинасында эшләгән дустым Фәрит белән сөйләштек тә, эштән соң Нәҗибә янына барып, аны үзебезгә алып кайттык. Авылга кайтканда инде төн уртасы иде. Иртән уянып китсәм, хатыным янда юк. Нәрсә уйларга да белми торганда ул чиләк тотып өйгә килеп керде. Баксаң, ул иртүк йокыдан уянгач та абзарга сыер саварга чыккан икән. Менә шулай тату гына яшәп киттек. Матур итеп дөнья кордык. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Нурия белән Эльмира икесе дә укытучы һөнәрен сайлады: Нурия – бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Эльмира Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы укытучысы. Оныгым Арсен да үсеп килә.
Соң гына өйләнсәм дә, хатынымнан уңдым. Ул бик тә булдыклы, уңган хатын, ягымлы һәм кайгыртучан әни булды. Андыйлар хакында “Юктан бар ясый”, диләр. Кияүгә чыкканчы ук ул үз тырышлыгы белән шактый акча җыйган була. Шул акчага минекен дә кушып, авылда иң беренчеләрдән булып “Москвич” машинасы сатып алдык. Ул чорда арбалы мотоцикллар модада иде. Аны да бары тик алдынгылар һәм исемлек буенча гына сатып алалды. Төзелгән исемлек райком секретаренда саклана. Менә шул исемлекне юллап, райком секретаре янына бардым, йомышымны сөйләдем. Ул миңа: “Безнең районга “Москвич” машинасы кайтырга тиеш. Сезгә шуны сатып алырга тәкъдим итәм”, – диде. Мин ризалаштым. Шулай итеп, мотоцикл турында хыялланып йөргән җирдән 7 мең сум торган машиналы булдык. Тик аңарда тиз генә йөри алмадым әле, чөнки таныклыгым юк иде. Кушнаренкога йөреп укыдым. Ул вакыттагы безнең “Москвич”ны хәзерге “Лимузин” белән чагыштырырга мөмкин. Авылда узган һәр туйга машина белән мин чакырулы идем. Авырлы хатыннарны бала табу йортына илтеп куючы да, аларны аннан алып кайтучы да, авылдашларымның төрле ашыгыч йомышлары буенча йөрүче дә мин булдым. Җае чыккан саен Уфага гаилә белән барып, бөтен кирәк-яракларны төяп, рәхәтләнеп йөреп кайта идек. Хатыным Нәҗибә инде бакыйлыкка күчте. 42 ел бергә гөрләтеп яшәдек, – ди Усман абый.
Усман Хәлиуллин социалистик ярышларда алдынгылыкны бирми. Үзенең басу корабында бер елда ул хәтта 15 мең центнер ашлык урып-җыя. Аның фидакарь хезмәтен җитәкчеләр дә билгеләми калмый. Бик күп Мактау грамоталары, вымпеллар, кыйммәтле бүләкләр, “Кушнаренко районының иң яхшы механизаторы” исеме берничә тапкыр бирелә, “Хезмәт даны” медале белән бүләкләнә. Район һәм республика гәзитләрендә аның турында мәкаләләр басылып тора. Ул чорда алдынгы эшчеләрне фотосурәткә төшереп бару да каралган була. Хәлиуллиннар йортында “фотосессияләр” еш оештырылганга күрә, гаилә альбомында истәлекле фотолар бик күп тупланган.
– Совет чорында иртәгәсе көнгә ышаныч һәм өмет зур иде. Шуңа күрә дә армый-талмый хезмәт куйдык, тырышып дөнья көттек. Колхозыбыз гөрләп торды, авыл өсте иртән-иртүк төрле техника тавышына күмелә иде. Ә хәзер барлык җирдә тынлык...
Хаклы ялга чыккач та эшләүдән туктамадым. 1994 елдан 2004 елга кадәр бер тиен тере акча алмыйча эшләгән чаклар да булды. Ярый шул хезмәт хакы исәбенә авылга газ керткәндә газ плитәсе һәм газ миче бирделәр.
Яшьләргә дә әйтер сүзем бар. Алар бервакытта да эштән курыкмасын иде. Хезмәт кешене бозмый ул. Әле тынлык баскан авылыбызның өсте, басу кырлары элеккечә гөрләп торсын иде, – ди Усман Миңнислам улы.
Усман Хәлиуллин әле дә гәзит-журналлар алдыра. Районның “Яңа көн”, республиканың “Кызыл таң” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында басылган бер генә мәкаләне дә калдырмыйча җентекләп укып чыккач, аларны күрше-күләннәргә, дусларына да тарата.
Усман абыйның хыялы да бар: заманча комбайн штурвалы артына утырып, эшләп карау. “Безнең чорда мондый яхшы комбайннар булмады, хәтта хыялланмадык та. Хәзер тузансыз, җылы кабина эчендә утырып, компьютер белән генә идарә ителүче техникада эшләү – үзе бер бәхет”, – ди ул.
Әйе, туган җирендә алтмыш елга якын хезмәт куйган җир кешесенең хыялы башкача була да алмыйдыр.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Кушнаренко районы, Каратәкә авылы.