+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 декабрь 2021, 06:38

Авыл язмышы фермер кулындамы?

Анда халык эшле дә, ашлы да булса, беркем дә нигезен суытмас, ди Хөсәеновлар.

Авыл язмышы фермер кулындамы?Авыл язмышы фермер кулындамы?
Авыл язмышы фермер кулындамы?
Мәскәүнең “каланчасы” биек булса да, югарыдан яңгыраган һәр фикер белән килешәсе килми. Күптән түгел, мәсәлән, “Сельская жизнь” гәзитендә илдә фермер хуҗалыкларының киләчәге турында галимнәр, аграр белгечләр, җир хуҗалары фикер алышты. Алар арасында федераль министрлык вәкилләре дә бар иде. Хөкүмәт аппаратыннан бер чиновникның сүзләре хәтергә сеңеп калган. “Бүгенге, заманча шартларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен күп кеше кирәкми, — ди ул. — Илдә фермер хуҗалыклары күп түгел. Аграр тармакта төп йөкне зур холдинглар тарта һәм барлык эш диярлек техника ярдәмендә башкарыла. Һәм бу техникада авыл кешесенең генә эшләргә тиешлеге дә мотлак түгел. Хезмәткәрләрне авылга эшкә шәһәрдән дә алып килергә, вахта алымы белән йөртергә була...”
Ил күләмендә авыллардагы эшсезлекнең төп сәбәбе дәрәҗәле чиновникларның шулайрак фикер йөртүендә түгел микән? Өстәвенә, Мәскәүдә, дәүләткә авылны “асрау” кыйммәткә төшә, юл, газүткәргеч салу мәсьәләләре, су һәм башка проблемаларны хәл итү үзен акламый, дип ышандырырга теләүче сәясәтчеләр, икътисадчылар да аз түгел. Имеш, дәүләт салган чыгымнарны салым исәбенә кайтарырдай предприятиеләр юк, ди алар. Ләкин мәсьәләнең асылы салым түләүләренә генә кайтып кала микән?
Русиянең яшәү тамырлары авылда икән, ни өчен аларның саны елдан-ел кимүгә юл куела? Төрле чыганакларга караганда, соңгы ике дистә ел эчендә илдә 15-16 мең авыл юкка чыккан. Димәк, ел саен меңгә якын авыл бетә дигән сүз.
Күп очракта Европага тиңләшергә, андагы тормышны бездәге белән чагыштырырга тырышабыз. Әгәр, авылларны “үлү”дән ничек саклап калырга була, дигән сорау куелса, мөгаен, Европа илләре мисалын үрнәк итеп алырга булыр иде. Биредә авылларның үз йөзен саклап калуы урындагы фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән бәйле. Алар үз көннәрен үзләре күреп тә яшәми. Әйтергә кирәк, Европа фермерлары, экологик продукция җитештереп, дәүләттән зур күләмле дотацияләр ала. Монысы инде крестьян ихаталарының эшчәнлеген җанландыруга, халыкны эш белән тәэмин итүгә этәргеч бирә.
Авылларны саклап калу да мөһим. Ә анда яшәүчеләр бүгенге кырыс тормышка ничек яраклашырга тиеш? Чакмагыш районындагы “Хөсәенов фермер хуҗалыгы” шәхси предприятиесе эшчәнлеге белән танышканда әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык.

Калмашбаш — район үзәге Чакмагыштан 7 чакрымда урнашкан иң зур авылларның берсе. Биредә 700дән артык йорт бар. Күтәртелгән асфальт юл да янәшәдән уза. Үз кыйблабызга кайта башлагач, азан тавышы да районда беренчеләрдән булып әлеге авыл мәчетеннән яңгыраган. Халыкны өч кибет хезмәтләндерә. ХI сыйныфка кадәр белем бирүче мәктәпне дә саклап кала алганнар. Балалар саны елдан-ел арта баруы да Калмашбашның “нигез ташлары” ныклы һәм ышанычлы булуын күрсәтә. Әле биредә 100гә якын бала белем ала. Балалар бакчасында сабыйлар тавышы яңгырый. Соңгы елларда төзелгән заманча фельдшер-акушерлык пункты эш­чәнлеге дә сүнмәде.
Менә шундый төп социаль объектлар элекке совет чорындагы кебек эшләп килгән авыл бу. Калмашбаш беркайчан да перспективасызлар исемлегенә кермәде. Элекке Ильич исемендәге колхоз таралгач та авыл үз йөзен саклап калды. Моның сере нәрсәдә соң?
Бу сорауга фермер хуҗалыгы башлыгы Хәйдәр Хөсәенов белән җавап табарга тырыштык.
Фермер хуҗалыгын оештырганчы Хәйдәр Мәгариф улы колхозда механизатор булып эшләп ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Солдат шинелен салгач, водитель, “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итү бригадасында хезмәт сала.
— Күмәк хуҗалык таралу, әлбәттә, авылның юкка чыгуына беренче адым булуы ихтимал иде, — ди фермер. — Әмма Калмашбаш халкы эшчән бит ул. Тәүге фермер хуҗалыклары оеша башлады. 2000 елда без дә фермерлык эшенә тотындык. Башта арендага 30 гектар җир алдык. Беренче елда арпа, бодай чәчтек. Яшермим, җир эшкәртергә китмәнебез дә юк иде, күрше хуҗалыклар ярдәм итте. Кишер һәм чөгендер бизнесына тотындык. Аны Туймазы шәһәрендә үзебез сатып йөрдек. Бераздан шикәр чөгендере үстерү серләрен өйрәндек. Табышы да яхшы иде.
Фермер хуҗалыгы башлыгы белән без район үзәге Чакмагышта очраштык.
Куәтле “Т-150” тракторы сатып алганнар да шуның субсидиясен документлаштырырга улы Айдар белән килгән ул.
— Телескопик төягечле бик шәп техника булды ул, — ди Айдар. — Хакы — 8 миллион сум. Шуның 40 процентын дәүләт үзебезгә кайтарып бирәчәк. Лизингка алсак та, аны киләсе елда түләп бетерербез, дип ышанабыз.
Белешмә.
Фермер хуҗалыгының техника паркында “Холмер” комбайны, ике берәмлек “МТЗ-82” һәм башка маркалы тракторлар бар.

Хөсәеновлар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Техник һәм азык базасын ныгытып, киләсе елларда алар соңгы юнәлешкә күбрәк игътибар бирергә уйлый.
Гаилә башлыгы фермер хуҗалы­гының иртәгәсе көне өчен артык борчылмый. Аның тылы көчле: югары белемле ике улы да әтисе “коман­дасы”нда. Айдар Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты дипломын алганнан соң белемен Башкорт дәүләт аграр университетында ка­милләштерә. Механик һөнәренә ия. Икенче улы Илдар да аграр университет тәмамлаган. Анысы фермер хуҗалыгында инженерлык хезмәте өчен җаваплы.
— Җиребез булгач, аны эшкәртү өчен яңа техника да кирәк, — ди Айдар. — Әлегә кадәр гел искесендә эшләдек. Ел саен бер яңа техника алу максатын куйдык. Бәясе зур булса да, үзен аклый ул. Хөкүмәт дотациясе зур ярдәм булып тора. Әти янында үскән малайлар бит без, аңлыйбыз: җир тәрбия ярата. Эшкәртүне дә, ашлама куллануны һәм технологияләрне дә фән кушканча башкарабыз. Әлегә кадәр, ничектер, грантлар алу, программаларда катнашу турында уйламый идек. Ни өчен дигәндә, бурычка керәсебез килмәде, үз көчебезгә ышандык. Авыл хуҗалыгы тотрыклы тармак түгел, һава торышына да, сәүдә базарындагы үзгәрешләргә дә бик сизгер. Әмма федераль һәм республика әһәмиятендәге аграр юнәлештәге программаларда мотлак катнашырга кирәк, дип уйлыйм.
Фермер хуҗалыгының, арендага алынган 60 гектардан тыш, 400 гектарга якын пай җирләре дә бар. Игенчелектән тыш, соңгы елларда “татлы тамыр”га да күбрәк мәйдан бүлә башлаганнар. Ел коры килсә дә, быел шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 330 центнер уңыш җыелган. Якынча исәпләгәндә, бу — 160 тонна шикәр комы дигән сүз. 2013 елда Хөсәеновлар Русия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең “Русиядә иң яхшы чөгендер үстерүче хуҗалык” дигән дипломына лаек булган.
Белешмә.
Фермер, ел ничек килүгә карамастан, пай хуҗалары өлешен киметүгә юл куймый. Быел, мәсәлән, әлеге категориядәге берәмлекләргә, гомум исәплә­гәндә, 30 тонна ашлык таратыл­ган. Пайчыларның һәркайсы түләүсез алтышар центнер ашлык һәм кирәк кадәр күләмдә төрелгән салам алган. Әйткәндәй, катлаулы һава шартларында да фермер хуҗалыгында быел бөр­теклеләрнең уртача гектар куәте 20 центнердан арткан. Иген басуларының һәр гектарына икешәр центнер минераль ашлама кертелүе мул уңыш нигезе булып тора.
— Мин авылны саклап калу өчен, беренче чиратта, шәхси ихаталарга мал асрау өчен шартлар тудырырга һәм, нинди категориядәге хуҗалык булуына карамастан, мөмкин кадәр күбрәк кешене эшле итәргә кирәк, дигән фикердә. Әгәр басуларда иген үссә, фермаларда мал булса — авылның таралуына башка бер сәбәп тә юк. Эшле кеше үзе дә мал асрый, сәүдә итәргә өйрәнә. Безнең авылда гына да өч зур көтү бар. Элек тә шулай иде.
Билгеле, фермер хуҗалыгына да, шәхси ихаталарга да җитештергәнне әлегә сату авыррак. Киләчәктә бу проблеманы дәүләт җайга салыр, дип өметләнәм. Чөнки чит илдән азык-төлек никадәр күбрәк кертелсә, иле­бездәге авыл хуҗалыгы җитештерү­челәре шулкадәр дәрәҗәдә үгисетелә кебек, — ди фермер.
Хөсәеновлар әлеге мәсьәләне район күләмендә хәл итә башлаган да инде. Хәйдәр Мәгариф улының хатыны Рәвилә ханым район үзәгендә фәкать фермер хуҗалыклары җитештергән продукцияне сату өчен кибет ачкан. Бирегә районның башка фермерлары тәкъдим иткән ит-сөт, башка ризыклар да урын алган. Сәүдә ноктасы, бер ел элек кенә ачылуына карамас­тан, читтән килүчеләрне дә даими сатып алучысы итеп өлгергән.
Хөсәеновлар фермер кибетен үзләрендә үстерелгән кош-корт, атап әйткәндә, тавык, күркә ите, йомырка һәм яшелчәләр белән дә тәэмин итә.
— Кабат элекке статустагы күмәк хуҗалыклар тергезелерме-юкмы — әйтә алмыйм. Әмма җир нинди шартларда да хуҗалы булырга, эшкәр­телергә тиеш. Киләчәккә карап фикер йөртсәк, әлбәттә, яңа техника сатып алу һәм җирләребезнең уңдырыш­лылыгын күтәрү мәсьәлә­ләренә күбрәк игътибар бирәчәкбез. Яңа ашлык саклагыч складлар да кирәк. Булганы бәләкәй. Ашлык күп булганда аны турыдан комбайн бункерыннан саткан чаклар да булды. Җир эшләгәндә генә игелекле була, шуны онытмасак иде, — ди Хәйдәр Хөсәенов.

Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас