Малны кем чалырга тиеш?
Халык арасында шундый ышану яши: итнең тәме сугымчының нинди кеше булуыннан да тора. “Кулы тәмле” икән, ите дә яхшы, бәрәкәтле була. Игътибарга алганыгыз бардыр, кайбер чакта итне күпме кайнатсаң да, каты була. Моны да мал чалучының кулына бәйлиләр. Әлбәттә, моны фәнни яктан берничек тә аңлатып булмый, әмма авылда яшәүчеләр бу сүздә дөреслек барлыгына каршы килмәс. Һәр авылда ук булмаса да, мал чалып йөрүче махсус кешеләр бар. Алар өчен сугым вакыты – кәсеп итү чоры. Гадәттә, авылларда сугымчыга хезмәте өчен 1000 сум чамасы түлиләр. Шуңа да малны ят кешедән чалдырырга тырышмагыз, иң яхшысы – сыналган кеше. Шул ук вакытта динебез сугымны йорт хуҗасы кирәкле догаларын укып чалырга тиеш, ди.
Кайсы ит тәмлерәк?
Краснокама районында яшәүче оста сугымчы Рәмис абый күп нәрсә малның токымына бәйле, дип саный. “Көр, кыска аяклы хайван яхшы. Хәзер махсус ит өчен генә үрчетелә торган үгезләр дә бар. Ул токымны халык телендә “мясной” дип йөртәбез”, – ди ул.
Оста, ит өчен 1-1,5 яшьлек бозауны суярга була, шулай да иң тәмле ит 2 яшьлек сыер ите, дигән фикердә.
– Малны суяр алдыннан, гадәттә, кичтән ашатмыйлар. Чалырга бер ай, ун көн кала чөгендер, сенаж, силос та бирмәсәң яхшырак. Кызыл чөгендер итне кызарта, шикәр чөгендере балландыра, сенаж әче тәм бирергә мөмкин. Сыйфатлы иткә килгәндә, ул бик кызыл, караңгы төстә, аксыл да булмаска тиеш, гадәттә, өлгергән ит кызгылт мәрмәрне хәтерләтә, мае да кирәк, – ди Рәвис абый.
Күптән инде мал үрчетеп сатучы белгечләр тагын бер үзенчәлеккә игътибарны юнәлтә.
– Хәзер малларны тиз үстерү өчен махсус азыклар бар. Берничә ай эчендә терлек берничә центнерга җитәргә мөмкин. Әлбәттә, мал үрчетеп, ит сатучылар өчен бу отышлы. Әмма андый итне алырга киңәш итмәс идек. Мондый ит тәмле булмый. Без аны “губка-ит” дип атыйбыз. Әлеге ит, чыннан да, губка кебек күпереп тора, тәмсез була. Иң яхшысы – гадәти шартларда көтүдә йөргән мал ите, – ди алар.
Мәхлукны ничек әзерләргә?
Суяр өчен ниятләгән малны бозау чакта ук 3 айдан да иртә анасы сөтеннән аермаска кирәк. Үсә барган саен, яшь үзенчәлекләренә карап, рацион буенча ашату зарур. Малны симертү өчен иртәнге сәгать 6дан, кичке 10га кадәр биш тапкыр тукландырырга кирәк. Көнлек рационга печән, арпа һәм бодай культуралары, чөгендер, кукуруз, бәрәңге, силос, сенаж да керә. Су, тозны да тиешле күләмдә бирергә кирәк. Бәрәңге һәм бодай, арпаны пешереп ашату әйбәт. Тагын малның үсеше, ит һәм май катламы туплану торакның чисталыгына да бәйле. Пычрак утарда, юештә мал симерми.
Суярга ике атна кала силос, сенаж, әремле печән бирмәскә кирәк, чөнки аларның тәме иткә чыга. Ә иртәгә чаласы дигән көнне кичтән су да, ашарга да бирмәскә кирәк, юкса, бугазлау, эшкәртү авыр булачак.
Сөяклесеме, сөяксеземе?
Гадәттә, шәһәр кешесе малның арт ботларын сайларга тырыша. Ул фарш өчен яхшы, диләр. Әмма сөякле, сеңерле, кабыргалы ит – шулпа өчен иң әйбәте. Организм өчен дә сөякнең файдасы зур, анда кальций күп.
Малны суйгач та итен шунда ук пешерергә киңәш ителми икән. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.
Сугымны дөрес итеп чалу гына түгел, итне дөрес бүлү дә зур әһәмияткә ия. Ит чабучыны еш кына ювелирга тиңлиләр. Дөрес чапмасаң, чәрдәкләнгән ит шактый авырлыгын югалта. Шул ук вакытта, сөякне дә вакламаска кирәк, юкса, ашта вак кына сөяк кисәкләре булачак. Аннары итне бер пешерерлек итеп бүлгәләп, пакетларга салып, туңдыргычка тутырып куйсаң яхшы. Иттарткычтан чыгарылган фарш туңдыргычта урынны азрак ала.
Әйткәндәй...
Йорт хайваннарының гомер озынлыгы аларның токымына, төренә, яшәү шартларына карап төрлечә. Ә уртача алганда:
ат – 20-30 ел, сирәк кенә – 40 ел;
мөгезле эре терлек – 15-20 ел, сирәк кенә – 30 яшькә кадәр;
сарык – 10-12 ел, сирәк очракларда – 15 елга кадәр;
кәҗә – 10-13 ел, сирәк кенә – 15 ел яши.
Йорт куяны исә 5 елдан артык гомер кичерергә сәләтле. Әмма, сирәк булса да, хайваннарның үз мөмкинлекләреннән озаграк яшәү очраклары да күзәтелә.
Каз канаты каурый-каурый...
Безнең халык элек-электән күпләп каз асрый. Бәбкәләрне тәрбияләү, казларны суюга кагылышлы йолалар да бик күп.
Казларга һәрвакыт табигый чиста ризык бирергә кирәк. Җылы вакытта арпа пешереп ашатырга, ә суытып, туңдыра башлагач, коры ризыкка күчерәләр. Җәен чирәм белән тукланалар. Казлар елга-инешләрдә йөзеп үссә, ите тагын да тәмлерәк була. Әгәр дә бу мөмкин түгел икән, алларында һәрвакыт чиста су булсын. Каз итенә ят тәм сеңмәсен өчен абзарларын даими чистартып, асларындагы саламны алыштырып торырга кирәк. Бу бик мөһим!
Күпме асрарга һәм ничек эшкәртергә?
Каз бәбкәләрен июль азакларында алалар да, декабрьгә кадәр үстерәләр. Җиргә кар яткач, кошларны суялар. Ул ноябрь азагы – декабрь башына туры килә. Токымына килгәндә, безнең климатка “Линда” дигәннәре яхшы. Ул токым безнең як шартларына яраклашкан.
Суелган казларның башын алып, муенын кысып бәйләп куялар. Канатларын кисәләр. Аннан соң йонын йолкыйлар. Таба майлый торган каурыйларын – бер урынга, йомшак йонын икенче якка җыялар. Шуннан соң казның эче чистартыла: бүтәкә, бавыр, йөрәк, муенын, эч маен аерып алалар. Чистартылган һәм эче алынган каз түшкәсен кайнар суда пешеклиләр. Бу калган төкләрне чыгару, кабырчыкларын куптару өчен эшләнә. Аннан соң су буена, чишмәгә алып төшеп, яхшылап чайкыйлар. Канатларын, тәпиләрен аерым кисеп алалар. Тәпиеннән бау белән бәйләп, суын саркытырга караңгы чоланга элеп куялар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.
Язылмаган биш кагыйдә!
1. Акча кызганмыйча, зуррак бәбкәләр алырга кирәк. 40-45 көнлекләр чыдамрак була, бәбкәләрнең үлем очраклары күзәтелми диярлек.
2. Токымлы казлар белән артык мавыкмаска, халкыбыз күнеккән “Линда” токымын сайларга киңәш ителә.
3. Көннәр суытып, җир туңганчы казларга пешерелгән ризык ашатсаң, ите тәмлерәк була.
4. Казлар асралган абзарны даими чистартып торырга иренмәгез. Шулай иткәндә, ит тәменә ят ис сеңмәс.
5. Авылдашларыгыз белән дус булсагыз, шул очракта өмәләрегез дә күңелле үтәр.