+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
6 декабрь 2021, 15:02

Төркмән авылы халкы ярдәм алачак

Төркмән авылы халкы ярдәм алачак

Төркмән авылы халкы ярдәм алачакТөркмән авылы халкы ярдәм алачак
Төркмән авылы халкы ярдәм алачак

Баймак районының 1нче Төркмән авылында яшәүчеләргә яңа елга кадәр юк ителгән терлекләр өчен компенсация түләнәчәк. Мондый йөкләмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә бирде.

Искәртәбез, төбәк җитәкчесе указы белән 25 ноябрьдән Баймак районы һәм Сибай территориясендә эре мөгезле терлекләрнең нодуляр дерматиты буенча карантин урнаштырылган иде. Бу бизгәк лимфатик система зарарлануы, тире асты тукымасы һәм органнары, тире төеннәре ясалу, күзнең зарарлануы, сулыш һәм ашкайнату трактларының лайлалы тышчасы бозылу белән кискенләнә торган йогышлы авыру. Төенле дерматит - иң актив таралган йогышлы авыруларның берсе. Бер генә авыру хайван 10-14 көн эчендә чирне бөтен терлеккә йоктыра ала һәм чын эпидемиягә сәбәпче булырга сәләтле.

Йогышлы авыру белән көрәшү кысаларында терлекләрне шәхси хуҗалыклардан, фермер хуҗалыкларыннан алалар һәм юк итәләр. Моның белән параллель рәвештә 2 декабрьдән сәламәт хайваннарны вакциналау башланды.

- Бу мөһим тема, чөнки 500дән артык кеше яшәгән зур торак пункт асылда акчасыз калды. Мин Баймак районы башлыгы Фәнис Әминевка бу мәсьәләне үзе хәл итәргә тырышмавына бик рәхмәтлемен. Проблеманы күргәч тә безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ә без шунда ук ярдәм иттек. Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: катлаулы мәсьәләләрне үзегез хәл итәргә тырышмагыз. Без - мондый хәлләрдә сезнең таянычыгыз, - диде Радий Хәбиров. - Төркмән авылына килгәндә, Яңа елга кадәр халык тиешле компенсация алырга тиеш.

Фото: pxhere.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас