+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 декабрь 2021, 22:10

“Авыл хуҗалыгы — безнең өчен мөһим юнәлеш”

Радий Хәбиров Белоруссия партнерлары белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

“Авыл хуҗалыгы — безнең өчен мөһим юнәлеш”
“Авыл хуҗалыгы — безнең өчен мөһим юнәлеш”
8 декабрьдә Белоруссиягә визиты кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, илнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Иван Крупко белән бергә, “Озерицкий-Агро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды һәм ике республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

“Озерицкий-Агро” җәмгыяте – Белоруссиянең Смолевич районында иң эре агропредприятиеләрнең берсе. Аны 2005 елда алты авыл хуҗалыгы кооперативы базасында төзиләр. Компания директоры Нина Железнова предприятиенең сөт һәм ит, ашлык, бәрәңге, ачык һәм ябык грунтта яшелчәләр, шулай ук югары сыйфатлы азык җитештерү буенча махсуслашуы турында сөйләде. Биредә барлыгы 500ләп кеше эшли.

Белоруссия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Иван Крупко Башкортстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышканда аграрийларны үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра, дип билгеләп үтте.

Иван Крупко шулай ук фәнни-мәгариф хезмәттәшлеге, авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөһимлеген ассызыклады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссия агросәнәгатенең уңышларына югары бәя бирде.
– Бу - безнең өчен мөһим юнәлеш. Без Башкортстанда да бу тема белән актив шөгыльләнә башладык. Эшлибез, шул исәптән сезнең тәҗрибәне дә өйрәнәчәкбез, — диде төбәк җитәкчесе.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: