Миңле авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга аваз салган Рафаэль Фәнәви улы бу хуҗалыкны 1993 елда оештыра. 50 гектар гына басу алып, ашлык чәчеп, үз эшен башлаган фермер акрынлап җир мәйданын арттыра. Борай районының Ваныш авылындагы элекке Киров исемендәге колхоз биләмәләрен алып, малчылык тармагы белән дә шөгыльләнә башлый.
Рафаэль Арсланов урта белем алганнан соң Нефтекамада механизатор һөнәрен үзләштерә, аннары армия сафына алына. Хәрби бурычын үтәгәндә БАМ төзелешендә катнаша. Армиядән кайткач, Киров исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый. Ваныш авылы сылуы Римма белән гаилә коралар.
Тик язмыш җилләре аларны, туган авылларыннан аерып, Свердловск өлкәсенә алып китә. Яңа урында тормыш корып җибәрү бер дә җиңел булмый. Тик тырышкан – ташка кадак каккан, диләр. Анда ул дүрт ел чамасы кошчылык фабрикасында эшли. Дөньялары түгәрәкләнеп, эш урыны да, фатиры да булгач, аның авылда калган әнисе кинәт авырып китә.
Безнең халыкта борын-борыннан шулай бит: ата-ана картайган көнендә өметен төпчек малайга баглый. Рафаэль Фәнәви улы да гаиләсе белән туган авылына әйләнеп кайта. Менә шуннан бирле Арслановлар Миңле авылында гомер кичерә. Рафаэль Фәнәви улының тормыш юлдашы Римма ханым авылда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, өч дистә елдан артык бианасы белән чөкердәшеп яши.
Арслановлар гаиләсендә бер-бер артлы туган ике кыз хәзер инде үзаллы тормыш корган, яратып сайлаган һөнәрләре буенча намуслы хезмәт сала. Уллары Раил — әтисенең уң кулы, зур ярдәмчесе. Бүген Рафаэль Арслановның хуҗалыгы икътисади яктан тотрыклы. Фермер 2300 гектар җирдә бөртекле культуралар үстерә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.
— Туган якның һавасы да җанга шифа, тәнгә көч бирә, — ди ул. — Киләчәгемне авылымнан, киң басулардан башка күз алдына да китерә алмыйм хәзер.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Фото: Гөлназ Хуҗина