Урып-җыю эшләре тәмамланып, басу-кырлар тынып калгач, игенчеләргә хөрмәт күрсәтү йоласы яшәп килә. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ялсыз эшләп, басу-кырларда ашлык үстергән игенче-механизаторлар, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләр, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр моңа, һичшиксез, лаек. Архангель районы хакимиятендә дә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә зур күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары, белгечләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, Авыл хуҗалыгы министрлыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Айдар Сәетов, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы, җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары Азамат Нарбутин, муниципаль район Советы рәисе Леонид Семенчук сәламләделәр.
Яхшы күрсәткечләр белән
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен ел җиңелдән булмаса да, архангельлеләрнең горурланып сөйләр уңышлары бар: игенчеләрнең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча район республикада алдынгы урыннарда килә. Азамат Нарбутин билгеләвенчә, көнбагыш буенча архангельлеләр яхшы күрсәткеч-ләргә ирешкән: Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарыннан гына калышып, өченче урынны билиләр.
Киләсе ел уңышын да кайгыртып куйганнар. “Башкирский” агрохимия хезмәте үзәге тарафыннан Архангель районындагы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр тикшерелгән. Әйткәндәй, мондый чара соңгы тапкыр 2003 елда үткәрелгән булган. Агымдагы елда туфракны тикшерү нәтиҗәләре нигезендә аның уң-дырышлылыгын саклау буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Әлеге эш районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үсемлекчелектә яхшы уңыш алырга мөмкинлек бирәчәк.
Терлекчелек тармагында да уңай үзгәрешләр күзәтелә. Хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 1044,966 миллион сум тәшкил иткән, бу, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, 110 процентка якын.
Елкычылыкны үстерү юнәлешендә дә районда зур эш башкарыла. Шунысы куанычлы: ат үрчетүчеләр төрле ярышларда, шул исәптән “Терра Башкирия” турнирында да катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Тиздән Архангель районы үзе дә ат чабышлары үткәрергә җыена. Анда, үзләренең 25 атыннан тыш, якын-тирә районнардан да катнашучылар килүе көтелә.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары техника паркын да яңарткан. Агымдагы елда “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” программасы чикләрендә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына барлыгы 29,4 миллион сумга “Агростартап” программасы буенча – 7, “Гаилә фермасы” буенча – 2, “Агропрогресс” буенча 1 гариза бирелгән.
Агымдагы елда Архангель районы басулары республика семинарлары мәйданчыгына да әверелде. Кыскасы, башкарылган эшләр дә, горурланырлык уңышлар да бихисап.
Горурланабыз!
Район хакимияте башлыгы Айрат Закир улы, авыл эшчәннәренең хезмәтен югары бәһаләп, чиксез рәхмәтен җиткерде һәм иртә яздан көзгә кадәр көнне төнгә ялгап эшләүчеләргә район хаки-миятенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр дә бар. Бу хөрмәткә “Үзәк” МТСының ясалма орлыкландыру операторы Наталья Шмонина, шул ук предприятие тракторчысы Николай Беляев, “Архангель ветеринария станциясе”нең әйдәүче ветеринар табибы Мария Антипина, “Инҗәр” җәмгыяте водителе Радик Салихов лаек булдылар.
Балалар да эшләп үсә
Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Минем җирем — минем байлыгым!” дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Анда республика буенча барлыгы 400дән артык эш катнашты, шуларның 115е – Архангель районы укучыларыныкы.
Иң тәүдә Архангель районының “Импульс” балалар иҗаты һәм спорт үзәге, бәйгенең муниципаль этабын оештырып, эшләрнең иң уңышлыларын Уфага җибәргән иде. Аның нәтиҗәсе куанырлык булды: Максим Горький авылы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Илназ Яхшыбаев 2нче урын яулады. Илназга зур бүләк – велосипедны тантаналы шартларда тапшырдылар.
Уңганнарга мәдхия
Пандемия шартларында бәйрәм чарасы әллә ни күләмле булмаса да, бай эчтәлекле, бик дулкынландыргыч килеп чыкты һәм анда катнашучыларның һәм-мәсенә бәйрәм кәефе бүләк итте. Кунакларның чыгышлары, тәбрикләү мәл-ләре район Мәдәният сарае артистла-рының игенчеләргә багышланган чыгышлары белән үрелеп барды. Моңлы җырлар, милли көйләр игенчеләргә мәдхия булып яңгырады.
Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек, шул ук вакытта бик катлаулы да. Әлеге хезмәт эшкә тулысынча бирелгәнлек, ныклы ихтыяр, тырышлык, җирне ярату һәм перспективага эшли белүне таләп итә. Ә архангельлеләрнең бу кулыннан килә. Агымдагы ел күрсәткечләре дә шуның ачык мисалы.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.